Логотип Идель
Белми калма

ТР ДӘҮЛӘТ ҖЫР ҺӘМ БИЮ АНСАМБЛЕ «ПУШКИН КАРТАСЫ» КЫСАЛАРЫНДА 15 КОНЦЕРТ ОЕШТЫРА

«Пушкин картасы» федераль программасы кысаларында Татарстанның Дәүләт җыр һәм бию ансамбле 15 концерт оештыра, алар декабрь уртасына кадәр дәвам итәчәк. Атаклы коллектив артистлары республиканың мәгариф учреждениеләре һәм авыл мәдәният йортлары сәхнәләрендә чыгыш ясаячак.

Ай дәвамында коллектив артистлары Казанның төрле мәктәпләрендә: 144-нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә, 10-нчы, 6-нчы гимназияләрдә, шулай ук 186-нчы «Перспектива» лицеенда, 14-нче мәктәптә тамашачыларны сөендерәчәк. Шулай ук ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле үз программасын Мамадыш, Арча, Тәтеш, Балык Бистәсе район мәдәният йортларында, Буаның мәдәни үсеш үзәгендә тәкъдим итәчәк. Быелгы «Пушкин картасы» программасын гамәлгә ашыру 13 декабрьдә Кама Тамагындагы авыл мәдәният йортында концерт белән тәмамланачак.

«Гастрольләр меридианнарында» программасы дөнья халыкларының җырларыннан, биюләреннән һәм музыкасыннан үрелгән. Тамашачылар русларның «Субботея» биюен, Аргентина батыр көтүчеләренең виртуоз «Гаучо» биюен, төсле һәм экзотик милли костюмнарда экспрессив ирланд биюен күрә ала. Оркестр һәм хор барысын да танылган “Калинка” җырына биетәчәк. Ә Мексика җыры «Челито линдо», төрекмән халык җыры «Дәрья», Куба халык җыры «Малыш» беркемне дә битараф калдырмас.

«Казан мозаикасы» программасы бөтенләй башка эчтәлектә, шулай да ул тамашачылар арасында зур уңыш казанган. «Казан мозаикасы»нда музыкаль стильләр һәм жанрлар киң чагылыш тапкан. Бу концерт программасы бер-берсенә охшамаган, төрле уен коралларында башкарылган музыкаль фрагментлардан тора. Бу – Төньяк Осетиянең Кавказ гармоникасында башкарылучы ялкынлы көйләре дә, искиткеч курайда «кошлар сайравы» да, скрипка башкаруында яһүд көе «Хава нагила» да. Ә баянчыларның оста дуэты башкарган «Русская метелица» концерт пьесасы карлы кышның искиткеч дөньясына алып китә: Яңа ел бәйрәме алдыннан бу аеруча күңелле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев