Логотип Идель
Белми калма

Тиздән иң популяр профессияләр юкка чыгачак!

Белгечләр тиздән Россиядә иң популяр профессияләр юкка чыгачак дип кисәтә. Әлеге хезмәтләрне кешеләр урынына машиналар башкарачак.

Беренче чиратта, бу - машина йөртүчеләр, сакчылар һәм сатучылар, - дип белдергән "Икътисад югары мәктәбе" Милли тикшеренү университеты ректоры Ярослав Кузьминов.

– Хат ташучылар турында әйтеп тә тормыйм. Хәзерге вакытта бу профессия бар. Тик хатларның 95 проценты безгә хат ташучыдан башка да килеп җитә. Ә тагын 10 елдан хат ташучы хезмәтенә машина йөртүче, сакчы, техник тәрҗемәче, сатучыларның беркадәре өстәләчәк, - дип ышандырган Кузьминов.

Бухгалтерларга ихтыяҗ шулай ук кимиячәк. Аларны күп җирдә цифрлы сервислар алыштырачак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев