Логотип Идель
Белми калма

Татарстанда татар телен укыту мәсьәләсенә нокта куелды

Бүген Татарстан Дәүләт Советының чираттагы утырышында татар теле мәсьәләсенә нокта куелды. Республика прокуроры Илдус Нәфыйков татар теленең дәүләт теле буларак ихтыяри рәвештә укытылачагын белдерде.

– Шушы көннәрдә Россиянең Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан җитәкчелеге тәкъдимнәрен исәпкә алып, уку планын әзерләде. Анда республиканың дәүләт телләрен укытуны конкретлаштыла. Татар теле ихтыяри рәвештә, әти-әниләрнең язмача рөхсәте белән, атнага 2 тапкыр укытылачак, – диде ул.

Сер түгел, социаль челтәрдә дә бу темага күп постлар урнаштырылды. Прокурор әйтүенчә, экстремистик характердагы язмалар, аларны кем язуына карамастан, катгый рәвештә туктатылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев