Логотип Идель
Белми калма

ТАТАРСТАНДА ХАЛЫКАРА ПАСТЕРНАК УКУЛАРЫ УЗАЧАК

15-17 сентябрьдә Менделеевск шәһәрендә Беренче халыкара «Пастернак укулары» фестивале узачак. Чара ЮНЕСКО ярдәмендә үткәрелә.

«Пастернак укулары» - гади әдәбият фестивале генә түгел. Ул театральләшкән тамаша, остаханәләр, әдәби укулар җыелмасы форматында узачак. Аның төп максаты -  XX гасырда яшәп, иҗат иткән рус шагыйре Борис Пастернак белән Менделеевск шәһәренең бәйләнешләрен күрсәтү. Чөнки Пастернакның язучы булып китүендә әлеге шәһәрнең йогынтысы бик зур. Күпмедер вакыт язучы Менеделеевскның Ушаковлар заводында эшләгән, ә шәһәрнең матур күренешләрен ул әсәрләрендә дә еш искә алган. Мисал өчен авторның Менделеевск турындагы истәлекләр һәм тәэсирләрне без шагыйрьнең шигырьләрендә һәм аның «Доктор Живаго» романында таба алабыз. Үз чиратында шәһәр шагыйрь яшәгән йортны, урамнарны һәм Чулман өстендәге киңлекне саклап калган.

Шуңа да фестивальнең бу шәһәрдә узуы очраклы түгел. Былтыр ул фәнни-гамәли конференция генә булса, быел Пастернак шәхесен һәм мирасын халыкара дәрәҗәгә күтәргәннәр. Махсус бу чарага дип сферага охшаган арт-үзәк төзегәннәр. Шәһәр кунаклары һәм анда яшәүчеләр өчен 24 августтан башлап ачык булачак.

Фестиваль программасына килгәндә:

- Татарстаннан һәм Россяинең төрле регионнарыннан килгән танылган артистлар катнашында театральләшкән күренешләр һәм әсәр укулары;

- музыкаль чыгышлар һәм заманча хореография;

- шигъри лаборатория һәм яшь авторларның чыгышлары;

- яшьләр өчен махсус программа: театраль югары уку йортлары студентларыннан шигъри баттл һәм перформанслар;

- балалар һәм гаиләләр өчен: шигъри һәм иҗади остаханәләр;

- Пастернак һәм Менделеевскка багышланган лекцияләр һәм дәресләр.

Шулай ук фестиваль барышында «Сүзләр химиясе» проекты гамәлгә ашыралачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев