Логотип Идель
Белми калма

ТАТАРСТАНДА БЕРЕНЧЕ БАЛАЛАР IT-ПАРКЫ АЧЫЛДЫ

Казанда беренче балалар IT-паркы ачылды. Ачылыш тантанасында ТР Цифрлы үсеш министры Айрат Хәйруллин катнашты. IT-паркта робототехника һәм башка юнәлешләр буенча – прототиплаштырудан алып цифрлы медиага кадәр  белем бирәчәкләр.  

«Без бүген технологияләрнең тормышның барлык өлкәләренә дә керүен күрәбез. Балалар көннән көн программалаштыру, робот техникасы һәм башка IT-белгечлекләр белән мавыга. Биредә алынган белем балаларга киләчәктә яхшы программистлар, галимнәр, технологлар булырга мөмкинлек бирәчәк. Без аларның бу белемнәрне вузларда алуларын көтәргә тиеш түгел», –  дип билгеләп үтте Айрат Хәйруллин.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев