Логотип Идель
Белми калма

Татарстанда аттестатсыз калучы укучылар саны 2.5 тапкырга кимегән

Республикабызда аттестатсыз калган чыгарылыш сыйныф укучылары саны шактый кимегән. Бу турыда Татарстан Республикасының Фән һәм Мәгариф министры Рафис Борһанов хәбәр итә.

Бу елда 18 бала аттестатсыз калган. 1 укучы - рус теленнән, 17 укучы математикадан (2 –профиль; 15 – база өлешеннән) имтиханнарын тапшыра алмаганнар. Бу укучылар имтиханнарны сентябрьдә янәдән биреп карый алачак.  Узган ел исә, 47 бала, имтиханнардан минималь балл җыя алмау сәбәпле, аттестатсыз калган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев