Татарстан Хөкүмәте кубогына картинг буенча ярышлар уза

1 июнь көнне Казанда Татарстан Хөкүмәте кубогына картинг буенча ярышлар уза. Халыкара балаларны яклау көненә багышланган бу турнир республикада ундүртенче ел рәттән уздырыла. Анда үз көчләрен сынарга республиканың бөтен районнарыннан да малайлар һәм кызлар киләчәк.

Оештыручылар хәбәр итүенчә, ярышлар ике яшь категориясендә һәм класста уза - Honda GX 200 6,5 а.к. (8-12 яшь) һәм Honda GX 270 9 а.к. (12-16 яшь), командалар арасында да, шәхси зачетлар да саналачак.

Яшь спортчыларны котларга ТР Премьер-министрының урынбасары Ләйлә Фазлыева, "Юлда йөрү куркынычсызлыгы" дәүләт бюджет оешмасының директоры Рифкат Миңнеханов, Татарстанның спорт министрының урынбасары Айрат Ахмеров киләчәк.

Ярышлар "Форсаж" картинг-клубында уза. Узышлар иртәнге 8.00дә квалификация заездлары белән башланса, сәгать 13.00 дә финал заездлары көтелә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
Шәп укыла
  • 22 май 2021 - 11:35
    ЗАМАНЧА СУ АНАСЫ ЯКИ КВАДРОКОПТЕР МАҖАРАСЫ Кәримне Өчиледә барсы да белә иде. Ул алай начар малай түгел. Кайчан карама – теге яки бу эш белән мәшгуль. Укудан кайткач, өйне җыештыра, савыт-сабаны юа. Соңыннан тышка чыгып, малларны карый. Тыштагы эшләрен бетереп керүгә, әнисе дә кайтып җитә.
    911
    0
    1
  • 26 май 2021 - 17:40
    САБАНТУЙГА КАРШЫ КИЧ Юлы уңарга тиеш бүген Нәргизәнең. Иртәдән болытлы торган күк йөзе, өйләдән соң кинәт ачылып китте дә, ялтырап кояш чыкты. Соңгы зачетын тапшырып, университет баскычларыннан йөгерә-йөгерә тукталышка ашыкты кыз. Хәзер тиз генә бүлмәсенә кереп, юл сумкасын алыр да, электричкага чыгар. Кыз җәлт кенә кул сәгатенә күз төшерде. Өлгерергә тиеш, электричка китәргә сәгатьтән артык вакыт бар әле.
    652
    0
    0
  • 31 май 2021 - 17:44
    ЗАМАНЧА КЫСТЫБЫЙ РЕЦЕПТЫ «Кыстыбый tatar-food» рестораннарының берсендә директор булып эшләүче Айнур Идиятулин белән «Чеп-чеби» кыстыбые әзерләдек. Аннан ашадык... Шундый тәмле булды! Серле рецептны сезнең өчен дип  язып та алдым. Уңайлырак булсын өчен фотога да төшердек. Рәхәтләнеп кулланыгыз!
    558
    0
    0

Блоглар