Белми калма
Студентларның стипендиясе артачак!
Вуз студентларның стипендиясе 2018 елның 1 сентябреннән 4 процентка үсәчәк.
Ольга Васильева, Россия мәгариф һәм фән министры:
– 2018 елда стпендия фонды күләме 3,7 миллиард сумга артачак. Киләсе елның 1 сентябреннән федераль бюджетта стипендияне 4 процентка арттыру өчен акча каралган.
Мисал өчен, хәзерге вакытта КФУда дәүләт академия стипендиясе – 1700 сум. Әгәр 4 процентка арттырсалар, димәк, киләсе елда айлык «хезмәт хакы»ң 68 сумга гына арта дигән сүз. Күңелеңне киң тот! :)
Киләсе елда шулай ук вузларның капиталь ремонты һәм аларга җиһазлар алу өчен 13, 7 миллиард сум бүленгән. Тулай торакларны төзү өчен финанслар 3,7 миллиард сумга артачак. Бу быелгысыннан 28 процентка күбрәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев