СТУДЕНТЛАРГА ТӨШКЕ АШКА – МИЛЛИ РИЗЫК

Шушы көннәрдә Казан үзәгендә студентлар өчен махсус хәләл кафе ачылачак. “Бәяләр һәр студент өчен кулай булачак”, – дип ышандыралар биредә.
“Түбәтәй” татар милли ризыкларының хәләл челтәре халык арасында күптән популярлашты. Тик тиздән ул барлык студентларның яраткан урынына әверелергә мөмкин. Шәһәр үзәгендә студентлар өчен махсус хәләл кафе ачыла. Оештыручылар кунакларны татар милли ризыкларының яңача пешерелгән вариантлары белән шаккаттырачак. Тамак ялгап алудан тыш, биредә коворкинг зонасы, намаз уку бүлмәләре дә булачак.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
Шәп укыла
-
6 февраль 2021 - 10:39ЧӘЧӘКТӘН КАЙТКАН ТӨН Язгы суларны чупыр-чупыр китереп, иптәш кызым белән аның авылына кайтып киләбез. Инде карлар эреп беткән диярлек. Анда-санда тишелеп чыккан үги ана яфраклары баеп барган кояшка сары чәчәкләрен сузган. Язның беренче шытымнарын өзәргә кул бармый. Җанда эчке бер рәхәтлек. Шушы сары чәчәкләр, сап-сары кояш, иптәш кызымның сап-сары кофтасы шул рәхәтлеккә туры килә торган саф төсләр сирпи.
-
26 гыйнвар 2021 - 12:03КУРЧАК Эшкә урнашып, тәүге хезмәт хакын кулга алгач та, Фидәния кибеткә керде дә беренче әйбере итеп үзенә кием дә, аяк киеме дә, бизәнгеч тә түгел, ә... курчак сатып алды.
-
5 февраль 2021 - 13:01ЯЛЛАРДА КЕКС ПЕШЕРӘБЕЗ! Якыннарыңны берәр тәмле әйбер пешереп сыйла әле әйдә! Бездән рецепт!
-
18 февраль 2021 - 16:57
-
10 февраль 2021 - 11:50
-
9 февраль 2021 - 14:48
-
1 февраль 2021 - 16:57