Логотип Идель
Белми калма

«СОЗВЕЗДИЕ-ЙОЛДЫЗЛЫК» АРТ-РЕЗИДЕНЦИЯСЕ МӘКТӘП ТЕАТРЛАРЫН БУЛДЫРУ ПРОГРАММАСЫНА КУШЫЛДЫ

Түбән Камада Россия Мәгариф министрлыгы ярдәме белән «Мәктәп классикасы» федераль проектының беренче этабы эшли башлады. «Созвездие-Йолдызлык» арт-резиденциясе мәктәп театрлары системасын эшләү эшенә кушылды.

Кичә «Созвездие-Йолдызлык» фестиваль хәрәкәтенең генераль продюсеры, РФ Хөкүмәтенең мәдәният өлкәсендәге премиясе лауреаты, «Созвездие-Йолдызлык» арт-резиденциясе җитәкчесе Дмитрий Туманов ТР Мәгариф министрлыгы, ТР Мәдәният министрлыгы һәм Казан дәүләт мәдәният институты вәкилләре белән бергә Түбән Кама мәктәпләрендә театр түгәрәкләре кураторлары булырга теләүчеләр белән әңгәмә үткәрде. 84 кандидатның 23е сайлап алынды. Алар арасында, шул исәптән, Сарман, Яр Чаллы, Алабуга, Зәй вәкилләре.

«Алар хәзер дә мәктәпләрдә түгәрәкләр алып бара, әмма һәркемнең хәтта төп театр белеме дә юк. Еш кына мәктәпләрдә театр түгәрәкләре үзешчән дәрәҗәдә оештырыла. Безнең бурыч – республика балаларына һөнәри якын килүне тәэмин итү, мәктәпләрдә боза торган экспериментлар булдырмау, шул ук вакытта театр сәнгатенең дүрт баганасы – Константин Станиславский, Евгений Вахтангов, Михаил Чехов һәм Всеволод Мейерхольд турында нигезле белемнәр бирү», – дип концепция турында сөйләде Дмитрий Туманов.

Булачак мәктәп театрлары кураторлары белән интенсив үткәреләчәк. Аның кысаларында аларга Россиянең әйдәп баручы театр осталарыннан вакыт сынавын узган белемнәр һәм тәҗрибә тапшырылачак.

«Бу алым безнең балалар белән системалы эш алып барырга мөмкинлек бирәчәк. Чын театрга кушылу балаларыбызны тагын да социальләшкән, белемле һәм рухи яктан бай итәр дип ышанам. Һәм мин бу эштә әйдәп баручы белгечләребез катнашуына бик шат», – дип ассызыклады Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Әсәдуллина.

Туманов ел дәвамында «Созвездие-Йолдызлык» арт-резиденциясенең яшьләр белән эшләү белгечләре мәктәп театрлары кураторларына консультатив ярдәм күрсәтәчәген билгеләп үтте. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев