Логотип Идель
Белми калма

СӘҮДӘ-СӘНӘГАТЬ ПАЛАТАСЫНДА САЙЛАУ ХОКУКЫНА БАГЫШЛАНГАН КОНФЕРЕНЦИЯ УЗАЧАК

2023 елның 1 ноябрендә Татарстан Республикасының Сәүдә-сәнәгать палатасында студентлар өчен конференция узачак. Әлеге чарада сайлау хокукы, сайлау процессы, сәяси культураны үстерү, сайлауларны оештыру традицияләре мәсьәләләре каралачак. Конференция Россиядәге сайлау системасының 30-еллыгы һәм ТАССР Үзәк сайлау комиссиясе формалашуга 100 ел тулу уңаеннан оештырыла. 

Чараны үткәрүдә төп максат – укучыларның хокук культурасын үстерү, сайлау процессында аларның гражданлык җаваплылыгын арттыру. Конференциянең бурычлары – студентларга экспертлар аралашуы һәм сайлау процессы һәм хокукы өлкәсендәге перспектив мәсьәләләрне барлау нигезендә фәнни-гамәли белемнәр бирү.   

Конференцияне Татарстан Республикасының Үзәк сайлау комиссиясе оештыра. Чарада студентлар, аспирантлар, югары уку йортлары хезмәткәрләре, җәмәгать оешмалары вәкилләре катнашачак.

Чарада Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев, Кемерово өлкәсе үзәк сайлау комиссиясе рәисе Светлана Демидова, Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фаррахов һәм башкаларның катнашуы көтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев