Логотип Идель
Белми калма

САМОЛЁТ ЭКИПАЖЫ ӘГЪЗАСЫ БУЛУ – ЧЫНБАРЛЫК!

Кемнең генә һаваны иңлисе, самолёт штурвалы артына утырасы килми икән? Мондый теләк һәр яшүсмердә буладыр ул.

15 август — Россиянең Һава флоты көне уңаеннан, «Казан» халыкара аэропорты һәм «Аэрофлот» авиакомпаниясе укучылар өчен авиация дөньясы белән таныштырды.

Иң элек малайлар һәм кызлар аэропорт терминаллары белән танышты. Алар рейска регистрация узды, утыру өчен талоннар алды, очыш алдыннан булган тикшеренүне узды. Биредә шартлаткыч җайланмалар, коралны ачыклый торган тикшерү җайланмаларын күрде. Җитмәсә, үзләре дә шушы җайланмалар белән эш итә торган инспектор булып карады.

Ə иң кызыгы алда булган икән ләбаса. Егетләр-кызларны «Россия» авиакомпаниясенең ике палубалы киң фюзеляжлы пассажир самолеты Boeing 747  көтә иде. Шушындый бәйрәм чарасы уңаеннан, самолёт «Тигролет» дигән гадәти булмаган ливреядә иде. Аны Римда 12 көн эчендә буяганнар. Моның өчен 400 литр лак, 180 литр — кызыл, 250 литр соры буяу кирәк булган.

Катнашучылар авиация техникасы турында белүдән тыш, үзләре дә экипаж әгъзасы булып карады, һава транспортының салоны белән танышты.

Соңыннан экипаж белән саубуллашып, автобуска утырды. Ə лайнер иксез-чиксез күккә күтәрелеп, зур тизлектә күккә күтәрелде.

, Кемнең генә һаваны иңлисе, самолёт штурвалы артына утырасы килми икән? Мондый теләк һәр яшүсмердә буладыр ул.

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев