Логотип Идель
Белми калма

САКЛАГЫЧ КУРЧАК, МУЗЫКА УЕН КОРАЛЫН ЯСАУ ҺӘМ МОРДВА БУЯГЫЧЛАРЫ

25 августта 18.00дә «Черек күл» паркында «Древо жизни» проектының йомгаклау чарасы уза. Әлеге проект аша Казан халкы һәм шәһәр кунаклары фин-угор һәм төрки халыклар, аларның тарихы, туган телләре, мәдәниятләре белән таныша ала. «Древо жизни» 4 милләт – мари, удмурт, чуаш һәм мордва халыклары турында сөйли. Бүгенге чара мордва мәдәниятенә багышлана.

Чарага килүчеләр мордва халкының традицион костюмнары, декоратив-гамәли сәнгате, традицион уеннары, мәкальләре, ризыкларының рецептлары белән таныша алачак. Татарстан һәм Мордовия осталары мордва чигүе, туку (билбау, беләзекләр ясау), гаилә учагы символы булган саклагыч курчак, үрелгән курчак ясау буенча остаханәләр үткәрәчәк. Моннан тыш, катнашучылар мордва музыка уен коралы – нюди ясый алачак. Теләгән һәркемнең мордва стилендә яулык бәйләү һәм аны киеп истәлеккә фотога төшү мөмкинлеге булачак. Бәйрәмнең иң кечкенә катнашучылары өчен ике мәйданчык эшләячәк. «Балачак аланы»нда балалар мордваларның хәрәкәтле уеннарын уйнаячак һәм, мордва халкы костюмын дөрес төсләргә буяп, үзләре белән бу рәсемнәрне истәлеккә алып китә алачак. «Әкият аланы»нда кызлар һәм егетләр мордва әкиятләре белән танышачак, «Балык тот» уенында мордва телендә балык исемнәрен беләчәк.

Төп мәйданчыкта, амфитеатрда, традицион мордва биюе буенча остаханә узачак. Биредә Лениногорск шәһәренең «Эрзянка» халык фольклор ансамбле, Татарстанның Халыклар дуслыгы йортының «Од ойме» мордва халык җыр ансамбле, Юлия Рахманюк, Казан шәһәренең «Zakaria» күпмилләтле фолк төркеме чыгыш ясаячак. Бәйрәмнең төп хедлайнеры исә – Саранск шәһәренең «Мерема» этнографик фольклор студиясе. Чара танылган Казан диджее Malsi musicның мордва бию көйләреннән торган диджей-сет белән тәмамланачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев