Логотип Идель
Белми калма

РӨСТӘМ МИҢНЕХАНОВ: «СОЗВЕЗДИЕ-ЙОЛДЫЗЛЫК» – БАРЛЫК ТАЛАНТЛАРНЫ ТАБУ МӨМКИНЛЕГЕ

Татарстанда ел саен үткәрелә торган «Созвездие-Йолдызлык» эстрада сәнгатенең XXIII ачык республика телевизион яшьләр фестиваленең зона этапларына старт бирелде. Казан быелгы проектның башлангыч ноктасы булды.

Фестивальгә 5 яшьтән 21 яшькә кадәрге сәләтле балалар һәм яшьләр чакырылган. Аларга үзләрен «Вокал-соло», «Вокаль ансамбльләр», «Хореография», «Конферанс», «Җырга иң яхшы музыка», «Иң яхшы җыр тексты» һәм «Иң яхшы видеоклип» номинацияләренең берсендә күрсәтергә мөмкинлек бирелә.

Сайлап алу этаплары республиканың 10 зонасында узачак, алар Татарстанның барлык районнарын колачлый. Быел проект 2023 елның 24 апреленә кадәр дәвам итәчәк.

Зона бәйгеләре графигы:

Казан (22 февраль - 15 март);

Лениногорск (24-26 февраль);

Сарман районы (Җәлил) (28 февраль-1 март);

Яр Чаллы (3-4 март);

Менделеевск (6-7 март);

Алексеевск (10-11 март);

Олы Әтнә (14-16 март);

Мамадыш (18-20 март);

Олы Кайбыч (24-25 март);

Яшел Үзән (27-28 март).

Фестиваль, гадәттәгечә, элек зона бәйгеләре үткәрелмәгән урыннарны да колачлый. Әйтик, быел «Созвездие-Йолдызлык» беренче тапкыр шәһәр тибындагы Алексеевск бистәсенә килә.

«20 елдан артык инде хөрмәтле жюри һәм проектны оештыручылар тарафыннан республикада зур эш алып барыла. «Созвездие-Йолдызлык» фестивале — Татарстанның һәр торак пунктына барып җитү һәм барлык талантларны табу мөмкинлеге. Проект эшләү дәверендә анда миллионнан артык бала катнашкан. Алар барысы да профессиональ артистлар булмаска да мөмкин, әмма биредә барысы да үзенә дуслар һәм бәяләп бетергесез күнекмәләр тапкан», — дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов фестивальдә катнашучыларга сәламләү сүзендә.

Сайлап алу турларының җиңүчеләрен һәр зона этабында узучы гала-концертларда бүләкләячәкләр. Зона бәйгеләре җиңүчеләре Казанда 8-12 апрельдә узачак суперфиналда очрашачак.

Балаларга традицион рәвештә КФУның «УНИКС» мәдәни-спорт комплексында (13 апрель) һәм «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында (24 апрель) узачак Гала-концертларга чыгу мөмкинлеге өчен көрәшергә туры киләчәк. Быелгы проект җиңүчеләренең исемнәре нәкъ биредә билгеле булачак.

Проект турында барлык актуаль мәгълүматны фестивальнең рәсми сайтында, «Зона этаплары» бүлегендә табып була.

Республика шәһәрләрендә һәм районнарында зона этаплары алдыннан «Созвездие-Йолдызлык» фестиваленең танылган жюри әгъзаларыннан, Россия һәм Татарстанның танылган сәнгать эшлеклеләреннән бушлай остаханәләр узды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев