Логотип Идель
Белми калма

Россия укучылары физкультура дәресләрендә ни сәбәпле үлә?!

Кичә көндезге 11ләр тирәсендә Архангельск шәһәрендәге мәктәпләрнең берсендә 14 яшьлек укучы кыз физкультура дәресеннән соң үзен начар хис иткән. Хастаханәгә барганда юлда ул сулайдан туктый. Шуңа охшаш хәл быел февральдә булган иде. Владивосток мәктәпләренең берсендә 6 сыйныфта укучы малай дәрестә аңын җуя. Якындагы поликлиникага барып, медицина хезмәткәрләрен чакыралар. Тик баланың гомере беренче ярдәм бригадасы килгәнче өзелә. Балаларның йөрәге ник шулай кинәт туктый?



Бу хакта тулырак «Звезда» телеканалына биргән интервьюсында Федераль медицина-биология агентлыгының баш балалар кардиологы Леонид Макаров сөйләде.


Россия укучылары физкультура дәресләрендә мәктәпләрдә беренче ярдәм күрсәтә алырлык медицина персоналы булмау сәбәпле үлә, дип хәбәр итә ул.

Балалар кардиологы Россия мәктәпләрендә беренче медицина ярдәмен күрсәтү системасы белән проблемалар барлыгын ассызыклады. «Мәктәп шәфкать туташлары йөрәк туктаган очракта балага беренче ярдәм күрсәтә алмый, чөнки уку йортларында кирәкле техника юк», - ди ул.

Кызганыч, югарыда әйтелгән сүзләрне дәлилләүче вакыйгалар әледән-әле булып тора. Мәсәлән, 2017 елда Ульяновск өлкәсенең Димитровград шәһәрендә 14 яшьлек сигезенче сыйныф укучысы физкультура дәресеннән соң вафат була. Ахырдан ачыклангача, баланың сәламәтлеге буенча чикләүләре булган һәм йөрәге авырткан. Шундый ук хәл Красноярскида ун яшьлек укучы белән дә кабатлана. Йөгергән вакытында аның хәле начарая, ул егыла һәм аңын югалта. Ашыгыч ярдәм хезмәткәрләре тиешле чаралар күрергә өлгерми, бала шунда ук үлә...

Әлеге кызганыч вакыйгалар еш булып торганлыктан, Дәүләт Думасы депутатлары Россия мәктәпләренә табиб кабинетларын кире кайтарырга уйлыйлар һәм балаларны физкультура дәресләренә табиб нәтиҗәләреннән соң гына кертә башларга ниятлиләр.

Шулай ук белгечләр әйтүенчә, цивилизация бигрәк тә алга киткән илләр белән чагыштырганда, Россиядә мәктәп укучыларының йөрәк өянәге саны азрак. Илебездә укучыларның йөрәк туктавы бик аз очракта гына үлем белән тәмамлана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев