РОССИЯ ХАЛКЫ: «ГАИЛӘДӘ 2-3 БАЛА БУЛЫРГА ТИЕШ»
Җәмгыять фикере фонды сораштыру уздырган. Алар Россия халкыннан: “Идеаль гаиләдә ничә була булырга тиеш?” – дип сораганнар.
Нәтиҗәләр нинди?
Россиялеләрнең күбесе идеаль гаиләдә 2 яки 3 бала булырга тиеш, дип саный. Ә инде үзләрендә ни өчен 2-3 бала булмавын алар төрлечә аңлата. Төп каршылыкларның берсе булып стабиль булмаган керем (23%), торак урыны булмау (21%) һәм балалар өчен кирәк-яракларга бәяләрнең кыйммәт булуын (21%) әйткәннәр.
Сораштыруда 18-45 яшьлек хатын-кызлар һәм 18-55 яшьлек ир-атлар катнашкан.
Респондентларның 41%ы әгәр шартлар булса, ике бала алып кайтырга риза булуын белдергән. Өч баланың әти-әнисе булырга 30%, 4 баланың әти-әнисе булырга 15% кеше риза икән.
Гаиләләрендә 3 бала булуын 49% ир-ат тели икән. Шул сандагы хатын-кызлар ике бала анасы булырга теләүләрен белдергән. Яхшы шартлар, акча, торак урыны булган очракта да, 6% кеше 1 генә бала алып кайтырга теләүләрен әйткән.
Сораштыру барышында тагын шул ачыкланган: әлегә балалары булмаган 35% кеше ике бала тәрбияләп үстерергә, бер балалары булган 36% кеше тагын бер бала алып кайтырга әзер булуларын җиткергән. Ә менә инде 2-3 балалары булучылар бүтән бала алып кайтырга җаенмый икән.
Тагын нинди саннар бар?
Респондентларның 47%ы соңгы 10 елда илдә балалар алып кайту өчен шартларның яхшыруын әйткән. Аларның 43%ы бу тенденция алга таба да сакланыр дип ышана. Сораштыруда катнашучыларның 65%ы бала алып кайтуга Дәүләттән булган ярдәм зур йогынты ясый, дип саный. Ә менә 31% кеше алай уйламый икән. Чынлыкта бары тик 13% кешенең генә баланы Дәүләттән ярдәм алу өчен алып кайтканы билгеле булган. Иң зур ярдәм дип россиялеләр ана капиталын (60%), ипотеканың бер өлешен каплау (48%) һәм декрет акчасын (46%) саный.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
6 февраль 2021 - 10:39ЧӘЧӘКТӘН КАЙТКАН ТӨН Язгы суларны чупыр-чупыр китереп, иптәш кызым белән аның авылына кайтып киләбез. Инде карлар эреп беткән диярлек. Анда-санда тишелеп чыккан үги ана яфраклары баеп барган кояшка сары чәчәкләрен сузган. Язның беренче шытымнарын өзәргә кул бармый. Җанда эчке бер рәхәтлек. Шушы сары чәчәкләр, сап-сары кояш, иптәш кызымның сап-сары кофтасы шул рәхәтлеккә туры килә торган саф төсләр сирпи.
-
5 февраль 2021 - 13:01ЯЛЛАРДА КЕКС ПЕШЕРӘБЕЗ! Якыннарыңны берәр тәмле әйбер пешереп сыйла әле әйдә! Бездән рецепт!
-
10 февраль 2021 - 15:156 ТӨРЛЕ СЭНДВИЧ РЕЦЕПТЫ Аны өйдә утырып ашарга да, тегендә яки монда үзең белән эләктереп барырга да җайлы. Бүген без сезгә сэндвич рецептлары тәкъдим итәбез.
-
26 февраль 2021 - 15:31
-
18 февраль 2021 - 16:57
-
10 февраль 2021 - 11:50
-
9 февраль 2021 - 14:48