РЕСПУБЛИКА БАЛАЛАР КИТАПХАНӘСЕНДӘ РОБЕРТ МИҢНУЛЛИННЫ ИСКӘ АЛДЫЛАР
Республика балалар китапханәсендә Татарстан Республикасы шагыйре һәм җәмәгать эшлеклесе Роберт Мөгаллим улы Миңнуллинның 75 еллыгына багышланган истәлекле иҗади очрашу узды. Биредә татар әдәбият дөньясының танылган кешеләре, шагыйрьнең туганнары һәм дуслары, иҗатташлары җыелдылар.
Очрашуда татар балалар әдәбиятының актуаль проблемалары күтәрелде, Роберт Миңнуллинның бу юнәлештәге эшләре искә алынды. Чараның кунаклары шагыйрь белән бәйле хәтирәләрне искә алып, аның үз язмышларында нинди роль уйнаганын, нинди тәэсир калдырганы белән бүлештеләр.
Чараның нәкъ менә балалар китапханәсендә үткәрелүе дә очраклы түгел. Чөнки 1 ел элек, балалар саклау көнендә Республика балалар китапханәсенә Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллин исеме бирелде. Бу шагыйрьнең истәлеген мәңгеләштерү максатыннан, һәм Роберт Миңнуллинның балалар әдәбиятына битараф булмаганга күрә эшләнде
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
16 мая 2024 - 19:58
МӘХӘББӘТ ТУРЫНДА ТЫҢЛЫЙК: КАЗАН ТЮЗЫНДА ПРЕМЬЕРА
-
15 мая 2024 - 13:08
КАЗАНДА «ТАТАР КЫЗЧЫГЫ, ТАТАР МАЛАЕ-2024» БӘЙГЕСЕ ГӨРЛӘДЕ
-
12 мая 2024 - 10:44
«РЕСПА»: ТАТАРСТАНДА ШАЯННАР ҺӘМ ТАПКЫРЛАР ЛИГАСЫНЫҢ БЕРЕНЧЕ ФЕСТИВАЛЕ ГӨРЛӘДЕ
-
8 мая 2024 - 11:51
«АЛМАЧУАР» БАЛАЛАР ҺӘМ ЯШҮСМЕРЛӘР ӨЧЕН ТАТАР ТЕЛЕНДӘ ЯЗЫЛГАН ПЬЕСАЛАР БӘЙГЕСЕ СТАРТ АЛА
Нет комментариев