Логотип Идель
Белми калма

РАК БЕЛӘН АВЫРМАС ӨЧЕН КҮПМЕ ХӘРӘКӘТЛӘНЕРГӘ КИРӘК?

Онкологлар рак белән авырмас өчен күпме хәрәкәтләнергә кирәклеген әйткән. Алар әйтүенчә, спорт онкологик авыруларның 7 төрен булдырмый кала ала.

Чит ил тикшерүчеләре зур бер тәҗрибә уздырган,  анда 750 мең кеше катнашкан. Аның барышында спортның онкологик авыруларга каршы торучанлыгы һәм авыруны булдырмас өчен спортның нинди төрләрре белән шөгыльләнергә кирәклеге ачыкланган. Тикшеренүләрне АКШтагы рак институты белгечләре, Америка онкология җәмгыяте, Гарвардтагы сәламәтлекне саклау мәктәбе уздырган.

Күпме хәрәкәтләнергә кирәк?

Галимнәр әйтүенчә, окнологик авырулар читләтеп узсын өчен кешегә атнасына 2,5-5 сәгать җиңелчә булса да хәрәкәтләнергә, спорт белән шөгыльләнергә кирәк. Ә инде спортның актив төрләре белән шөгыльләнгән очракта атнасына 1,25-2,5 сәгать тә җитә.

Шуның кадәр күләмдә спорт белән шөгыльләнү онкоглогик авыруларның 7 төрен булдырмый кала ала. Алар:

– ир-атларда юан эчәк рагы;

– хатын-кызларда сөт бизләре рагы;

– эндометрия рагы;

– бөер рагы;

– бавыр рагы;

– меланома;

– неходжкинск лимфомасы.

Физик активлык ни дәрәҗәдә күбрәк булса, яман шеш барлыкка килү куркынычы шул дәрәҗәдә азрак булачак, ди белгечләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев