ОЛЬГА БУЗОВА ИЛНАЗ САФИУЛЛИННЫҢ ЯҢА ҖЫРЫН ЮГАРЫ БӘЯЛӘГӘН

Җырчы Илназ Сафиуллинның күптән түгел "Я с тобой" дип аталган җыры дөнья күргән иде. Ольга Бузова һәм Сергей Зверев әлеге җырны Instagram'да үзләренең сторизына алып куйганнар.

Танылган җырчыларның үз Instagram битләрендә Илназ Сафиуллинның иҗатын мактау күпләрне аптырашта калдырган. Янәсе, татар җырчысы аларның сторизына эләгү өчен машинасын саткан, күп акча тоткан. Әлбәттә, Илназ Сафиуллин мондый сүзләргә күз йомып кала алмады һәм үзенең Instagram'ында андый кешеләргә җавап бирде. Аның сүзләренчә, ул әлеге кешеләрнең социаль челтәренә эләгү өчен бөтенләй акча тотмаган, һәм бу аның үзе өчен дә көтелмәгән хәл булган. 

Ә сез чынлыкта ничек булган дип уйлыйсыз?

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
Шәп укыла
Иҗат
КЫЯР БЕЛӘН ПОМИДОР ТУРЫНДА ХИКӘЯТ
535
0
0
Иҗат
«УНБЕРЕНЧЕ ӘХМӘТ» ӘКИЯТЕ
1409
0
1
Иҗат
ДИЮ КЫЗЫ, БАЙ МАЛАЕ ҺӘМ МУЛЛА
1453
0
0