Логотип Идель
Белми калма

«Нәүрүз» нәрсә белән шаккаттырачак?

1 июньдә Казанда Төрки халыкларның XIV «Нәүрүз» халыкара театр фестивале башлана. Быел анда меңнән артык катнашучы көтелә. 2019 елда фестивальдә яңа кунаклар да бар. Ул да булса — Үзбәкстан милли академия драма театры. Ничә еллар дәвамында «Нәүрүз»не оештыручыларда, шәхсән фестивальнең сәнгать җитәкчесе Фәрит Бикчәнтәевтә, яшәгән теләк, ниһаять, чынга ашкан. Чөнки фестивальдә күптәннән бу илнең делегациясе катнашуын теләгәннәр.

Үзбәкстанлылар үзләре дә бу хәбәрне шатланып кабул иткән. Хәтта ике тәүлек буе автобуста Татарстанга барулары да куркытмаган аларны.

— Без Татарстанны яратабыз, бу республика белән дуслаштык. Камал театрының Үзбәкстанга гастрольләрен безнең халык яратып кабул итте. Аның бөтен труппасы да безнең җылылыкны тойды. Без фестивальгә «Иман» спектаклен алып килдек. Татарстанда, Үзбәкстандагы кебек, халык яши. Телебез охшаш, динебез дә. Шуңа дуслыгыбызны тагын да ныгытачакбыз гына, — ди театр директоры Фәтхулла Масудов.

Казахстанның Жамбыл өлкәсе казах дәүләт театры «Кыз Жибек» саунд-драмасын Кабан күле яры буенда куячак. 2009нчы елда сәхнәләштерелгән әлеге спектакльдә милли колорит сакланган. Фестивальдә форс-мажорлар да булмый калмаган: шушы спектакльнең декорацияләре килгәндә, югалган. Əлегә труппа спектакльне ничек уйнаячагын белми.

Элек фестивальдә катнашачак театрларның саны мөһим булса, хәзер  театрларны сайлап алалар икән.

— Мондый фестиваль үткәрелсә дә, биредә төрки халыкларның «Алтын битлеге»н булдырырга җыенмыйлар. «Минем «Алтын битлек»кә мөнәсәбәтем үзенчәлекле. Ул Россиядә нәрсәнедер булдыра, нәрсәнедер җимерә, кемнедер талаштыра. Без принципиаль рәвештә «Нәүрүз» фестивалендә жюридан, призлы урыннардан баш тарттык. Чөнки мондый тенденция безгә ошамый, — ди Фәрит Бикчәнтәев.

Быел фестиваль үз артыннан тагын яңа фестиваль булдыра. 10-16 июньдә «Нәүрүз school» студент спектакльләре фестивале узачак.

Алинә МИННЕВƏЛИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев