МӘКТӘПЛӘРДӘ ГАДӘТИ БУЛМАГАН ПИКНИКЛАР УЗА
Казанның 10 мәктәбендә ата-аналар өчен мәктәп пикниклары уздырылачак.
Әлеге проект кысаларында ата-аналар өчен балалары белән берлектә мәктәп менюсындагы ризыклардан авыз итү һәм ашханәләрне карау мөмкинлеге тудырылачак. Пикник 21 сентябрьдә башланып, 19 октябрьгә кадәр дәвам итә. Бу яңалык турында Казанның азык-төлек һәм җәмәгать туклануы департаменты генераль директоры Рима Мөхәммәтшина
– Мондый мәктәп пикниклары гаиләне дөрес туклануга ныграк җәлеп итү максаты белән оештырыла, ди, - ата-аналар балаларының нәрсә ашаганын һәм аны нинди шартларда ашаганына бәя бирә алачак.
Шулай ук пикник дәвамында мәктәп, департамент пешекчеләре балалар һәм әни-әниләр өчен яшелчәләрдән ризыклар әзерләүгә багышланган мастер-класслар да үткәрәчәк.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
1 февраль 2023 - 12:31
-
31 гыйнвар 2023 - 12:10
-
30 гыйнвар 2023 - 16:27