МӘКТӘПКӘ ӘЗЕРЛӘНҮ ӨЧЕН АКЧАНЫ - ДӘҮЛӘТТӘН!
Россия Дәүләт Думасының мәгариф һәм фән комитеты рәисе урынбасары Борис Чернышев Россиядә "Беренче сентябрь капиталы" программасын булдыру тәкъдиме белән чыккан. Аның фикеренчә, баланы мәктәпкә җыю ата-ана өчен бик кыйммәткә төшә. Шуңа күрә аларга ярдәм чарасы турында уйларга кирәк.
– Баланы мәктәпкә җыйганда гаиләнең чыгымнары бермәбер арта. Мәсәлән, узган ел мәктәп укучысына кирәк-яракларның якынча бәясе 11,4 мең сум тәшкил иткән. Күп кенә гаиләләр өчен бу - шактый зур сумма, - диелә документта.
"Беренче сентябрь капиталы"ның максаты исә, ата-аналарның баланы мәктәпкә җыю өчен киткән чыгымнарын каплау. Тик әлегә бу ярдәмнең төгәл суммасы күрсәтелмәгән.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
Шәп укыла
-
1 февраль 2023 - 12:31
-
31 гыйнвар 2023 - 12:10
-
30 гыйнвар 2023 - 16:27