Логотип Идель
Белми калма

Мини-крендель, бутерброд, шоколад: әти-әниләре укучыларга мәктәптә нәрсә алуны тыя?

Син мәктәпкә баргач, ашханәдә берәр «тәмлүшкә» күрсәң, тизрәк алырга ашыгасың. Ә Мәскәү укучыларына авыз суларын агызып утырырга гына туры килә. Чөнки әти-әниләре мәктәп ашханәсендәге кайбер ризыкларны алуны тыйган!

21,5 меңгә якын Мәскәү укучысының әти-әниләре «Москвенок» браслетлары буенча баллы әйберләрне һәм газлы суны алуны тыя. Әгәр мәктәптә «Керү һәм туклану» системасы булган очракта, бу продуктларны сатып алуны блокировкага куярга мөмкин икән. Һәм моның өчен әти-әнигә мәктәпкә килеп йөрү дә мәҗбүри түгел икән. Моның турында Мәскәү  мэры сайты хәбәр итә.

– Хәзер укучыларга тозлы ипи таяклары, мини-крендель, ветчиналы бутерброд, шоколадлы кәнфит һәм фигуралар сатып алуны блокировкага куялар. Әти-әниләр туңдырма, эчендә уенчык булган шоколадлы йомырка, тавык ите, сыр яки ветчинадан ясалган бурек, баллы газлы суны да сатып алуны тыя, – дип аңлата Мәскәүнең Мәгълүмати технологияләре департаментының матбугат үзәге.

2016-2017 уку елында 10400 укучының әти-әнисе шоколад кәнфитләр, шоколад, пицца, бутерброд, печенье һәм пирожное, камыр ризыклары, составында сок булган эчемлекләр, баллы сулар, сагыз, снек, мармелад алуны тыйган булганнар.
Белешмә:

«Керү һәм туклану» проекты Мәскәү мәктәпләрендә 2012 елдан бирле эшли. Электрон карта яки браслет ярдәмендә укучылар мәктәпкә керә, ашханә яки буфетта ризык сатып алырга мөмкин. Әти-әниләргә бу сатып алуларның һәрберсе турында мәгълүмат килеп тора.

Хәзер әлеге система белән 1,2 миллион кеше куллана. Аңа 3,5 мең мәктәп тоташтырылган. Бу – Мәскәү мәктәпләренең – 90, ә балалар бакчаларының 70 проценты. Электрон карта һәм браслетлар 850 мең укучыны, баласы балалар бакчасына йөрүче 680 мең әти-әнинең, белем бирү учреждениеләренең 160 мең хезмәткәрендә бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев