Логотип Идель
Белми калма

Миңгәрдә бил алышырга 300ләп көрәшче теләк белдергән

21-24 июньдә Татарстанда көрәш буенча чираттагы Дөнья чемпионаты уза. Саба районы Миңгәр авылының 23 июньгә билгеләнгән Сабантуе чемпионатның төп мәйданы булачак.

Дөнья чемпионатында катнашырга 300гә якын көрәшче теләк белдерде. Көрәшебез белән күп илләрдә кызыксыналар, көрәшчеләр аны ошата, – дип сөйләде “Татар-информ”да узган матбугат конференциясендә Россия Көрәш федерациясенең спорт директоры Илнар Галиев.

Беренче бил алышлар Идел буе физкультура, спорт һәм туризм академиясендә узачак икән. Ә финалчыларны Миңгәр Сабантуе мәйданы көтә.

Шул рәвешле 30 меңләп кешене үзенә җыйган милли бәйрәмдә көрәшнең дәрәҗәсен күтәрергә мөмкинлек ачыла. Шундый мөмкинлектән файдаланмый калу дөрес булмас иде, – ди федерация вәкиле.

Исегезгә төшерәбез, Дөнья чемпионаты белән беррәттән быел 2001-2002 елгы көрәшчеләр арасында Дөнья беренчелеге дә уздырыла. Яшьләр 55, 60, 65, 70, 75, 80, 85, 90 һәм 110 килограммга кадәрге авырлыкта бил алышса, ир-атлар өчен 60, 65, 70, 75, 80, 85, 90, 100 һәм 100 килограммнан югары авырлык каралган. Россия җыелма составында күпчелекне Татарстан көрәшчеләре тәшкил итә.

Сүз уңаеннан, 15 июньдә “Изге Болгар җыены” кысаларында Болгарда да көрәш буенча Бөтенроссия турниры уза. Анда ир-атлар 70, 90 һәм югары авырлык үлчәвендә бил алышачак.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев