Логотип Идель
Белми калма

«Малай на белом Барсе» җырының рэп варианты чыкты

Лэйнаның «Малай на белом барсе» клибы шул дәрәҗәдә популярлык казанды ки, Интернет челтәре һаман да гөрли әле. Әлеге җыр турында искә алмаган бер генә матбугат чарасы, татар блогеры да калмады бугай инде.

Халыкка «Кызык-мызык» буларак таныш Илназ Габидуллин исә барысын да уздырды. Ул «Малай на белом Барсе» җырының рэп вариантын яздырган. Биредә ул туган ягы Кукмараны мактый, Казанга кунакка чакыра. Әйтергә кирәк, рэп җырлау Илназ Габидуллинга ят шөгыль түгел. Күпләр аның рэп белән ныклап кызыксынган чорын хәтерли әле.

Әйтергә кирәк, җыр халыкның күңеленә хуш килгән. Лэйнаның үзенә дә ошаган. Ул Илназ Габидуллинга хәтта бу җырны бергәләп башкарырга да тәкъдим иткән.

https://www.instagram.com/p/BznsTkjlClo/?utm_source=ig_web_copy_link

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев