Мәктәпләрдә яңа вазыйфа кертмәкчеләр




Россиянең эчке эшләр министрлыгы мәктәпләрдә яңа вазыйфа булдыру турында тәкъдим керткән. Бу проект тормышка ашса мәктәпләрдә белем бирү процессы иминлеге буенча директор урынбасары дигән яңа хезмәткәрләр пәйда булачак.

Эчке эшләр министрлыгы белгечләре фикеренчә, мәктәпләрдә куркынычсызлык чаралары - видеокүзәтү, металлэзләгеч рамкалар, сак оешмалары өчен җаваплы аерым кешеләр булу мөһим. Болардан тыш яңа урынбасар белем бирү оешмаларында көч куллану очраклары белән дә көрәшергә, башка хокук бозу очракларын да контрольдә тотарга тиеш булачак. Гадәттән тыш очракларда тиз арада проблеманы хәл итү дә, ата-аналар һәм укучылар белән иминлек буенча профилактика эшләре уздыру да аның өстендә булачак.

Ничек уйлыйсыз, безнең мәктәпләргә мондый яңа хезмәткәр кирәкме?


Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
Шәп укыла
  • 3 февраль 2020 - 09:47
    КОШЛАР КЫШЫН ДА САЙРЫЙ Гөлбәһия ахшам намазыннан соң озак юанмыйча, урын-ястыкларын актара башлады. Бүген иртәдән бирле, кунак киләсе бар кебек, авырайтып торды. Көннең кисәк кенә үзгәрүенең халәткә тәэсиреме?! Шулай дип уйлап та бетермәде, ишек кыңгыравы чыңлады. Ул мендәрен кочаклаган килеш тынып калды.
    3233
    3
    38
  • 14 февраль 2020 - 15:10
    ХӘЕРЛЕ БУЛСЫН СӘФӘР Ярата Рушан шәһәрдән читтәге заказларны. Монда юллар да ярыйсы гына. Шәһәр урамнарындагы кебек чокырлы-чакырлы урыннар аз. Якынлашу белән һәр чатта кызыл күзләрен кабызып көтеп торган светофорлар да юк. Аны-моны уйламыйча, саклыкның ни икәнен дә белмичә юлга атылып чыккан җәяүлеләр дә күренми.
    3064
    1
    18
  • 5 февраль 2020 - 16:42
    МИЛӘШ АЧЫСЫ Ашыкмый шул Сәвия әби: өйдә көтеп утырган кешесе, умырып эшләрдәй эше юк. Ялларда балалары килгәч, җыештырып, ашарына әзерләп китәләр. Балалары күпме генә үзләренә чакырсалар да, алар янына китеп яшисе килми аның.
    1974
    2
    35

Блоглар
  • МУСА ҖӘЛИЛ ИСЕМЕНДӘГЕ КӨРӘШ ЯРЫШЛАРЫ-2020 (ФОТОРЕПОРТАЖ)
  • CLUBTURBO WINTER DRIFT CUP ИКЕНЧЕ ЭТАП: ФОТОРЕПОРТАЖ
  • «ӘЙДӘ, ШАЯРТ»: ФИНАЛ
  • ТАТАР ИҖАДИ КОМАНДАЛАРЫ АРАСЫНДА МИНИ-ФУТБОЛ
  • РУБИН–ДИНАМО 0:1 (ФОТОРЕПОРТАЖ)
  • TAT CULT FEST 2019
  • ПИТРАУ-2019: КАРЕНДӘШЛӘР, АРУМЫ СЕЗ?
  • ПЕЧӘН БАЗАРЫ – 2019