Логотип Идель
Белми калма

ЛЕНИНОГОРСКТА «СОЗВЕЗДИЕ-ЙОЛДЫЗЛЫК» ЯШЬЛӘР ИҖТИМАГЫЙ ОЕШМАСЫ ФИЛИАЛЫ АЧЛАЛАЧАК

Лениногорскида «Созвездие-Йолдызлык» яшьләр иҗтимагый оешмасы филиалы ачылачак

«Созвездие-Йолдызлык» эстрада сәнгате фестивале кысаларында Татарстан шәһәрләрендә актерлык осталыгы, вокал, конферанс һәм хореография буенча әйдәп баручы осталардан традицион остаханәләр узды. Лениногорскта дәресләр беренче тапкыр үткәрелде. Районда остаханәләрне үткәрү ниятен күп тапкырлар фестиваль хәрәкәте лауреаты, РИТИ-ГИТИСны тәмамлаган Зилә Бикбова белдерде.

«Педагогларга һәм аларның тәрбияләнүчеләренә проектның зона этаплары башланыр алдыннан ярдәм итәсе килә. Мин вокал укытучысы буларак, кайвакыт укучы белән эшләү проессы билгеле бер этапта туктап кала алуын беләм. Мондый очракларда читтән караш файдалы, өстәвенә, чын сәнгать осталары үз фикерләре һәм тәҗрибәләре белән уртаклашса. Кичә фестиваль хәрәкәте бик зур ярдәм күрсәтте», – дип ассызыклады Зилә Бикбова.

Лениногорскта дәресләр фестиваль хәрәкәтенең генераль продюсеры, мәдәният өлкәсендә Россия Хөкүмәте премиясе лауреаты Дмитрий Туманов; Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, җырчы, актриса, продюсер, Сергей Безруков җитәкчелегендәге Мәскәү Губерна театры труппасы мөдире Алина Ивах; Татарстанның һәм Кырымның атказанган артисты, «Радость моя» балалар гаилә-белем бирү каналының әйдәп баручы режиссеры, «Созвездие-Йолдызлык» арт-резиденциясенең сәнгать җитәкчесе Дмитрий Платонов тарафыннан үткәрелде. Үз осталыгы белән шулай ук «Дорога из города» бию театры студиясе җитәкчесе, заманча хореография буенча күп тапкырлар халыкара конкурслар Гран-при иясе Айрат Баһаветдинов та бүлеште. «Созвездие-Йолдызлык» фестиваль хәрәкәте дирекциясен район башлыгы һәм шәһәр мэры Рәгать Хөсәенов каршы алды. Очрашу кысаларында шәһәрнең сәләтле балаларына ярдәм итүгә кагылышлы темалар каралды. Аерым алганда, шәһәрдә ТР «Созвездие-Йолдызлык» төбәк яшьләр иҗтимагый оешмасы филиалын булдыру мәсьәләсе күтәрелде.

«Алда әле туры килә торган бинаны сайлау, бюджет акчаларын бүлеп бирү һәм башка мәсьәләләр буенча эшләр күп. Әмма без районның проектны тормышка ашыруда кызыксынуын һәм ихтыяҗын күрәбез», – диде Бикбова. Исегезгә төшерәбез, традицион остаханәләр шулай ук Югары Осланда, Чирмешәндә, Зәйдә, Байлар Сабасында үткәрелде.

«Катнашучыларның дәрәҗәсе елдан-ел арта бара. Әгәр элек остаханәләр үткәрү кысаларында безнең бурыч – аларны җырларга, биергә һәм башкага өйрәтү булса, бүген аларның күбесе яхшы нәтиҗәләр күрсәтә. Безгә бары тик сыйфат өстендә генә эш кала. Сүз дә юк, мондый нәтиҗә – педагогларның гаять зур хезмәте. Шуңа күрә без профессиональ үсештә ярдәм итү өчен дәресләрне аларга да уздырабыз», – дип билгеләп үтте Алинә Ивах. Фестиваль хәрәкәтенең зона этаплары 22 февральдән башлана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев