Логотип Идель
Белми калма

КФУ лицейлары: 13 укучы – 100әр баллга

Чебешләрне көзен санасалар, 100 балл алучыларны 1нче июльдән соң саныйлар. КФУ лицейлары укучылары быел да имтиханнар буенча яхшы нәтиҗә күрсәткән.

Мисал өчен, КФУның IT-лицеенда рус теле имтиханыннан уртача балл – 84,26; математикадан – 84,82; информатикадан – 83,17; физикадан – 82,57; химиядән – 88,6.

КФУның Н.И. Лобачевский исемендәге лицеенда – 7 укучы, IT-лицейда 6 укучы БДИларны 100әр баллга тапшырган.

IT-лицейның чыгарылыш укучысы Айрат Нотфуллин математика һәм химиядән 100әр балла алган. Сергей Клементьев, Леонид Киреев, Ленар Насыйбуллин математикадан иң югары балл җыйган. Физикадан – Камил Гарифуллин, информатикадан – Данияр Закиев 100әр балл туплаган. Аларның барысы да алтын медальгә дәгъва кылган була. Хәтерләсәң, хәзер медаль алуда БДИда ничә балла туплавың да роль уйный. Ә бу егетләр барысы да медальгә лаек булуын дәлилләгән.

Ә Лобачевский исемендәге лицей укучылары Анастасия Козина, Яна Шарандак математикадан 100әр балл алган. Химиядән Таһир Рәхмәтуллин, Айсылу Шәрәфиева, Софья Шишкина иң югары баллага лаек булган. Биологиядән – Влада Васюхина, рус теленнән – Булат Шәмсетдинов 100әр балл алучылар.

Әлеге лицей укучыларының БДИ буенча уртача баллары да яхшы. Мисал өчен, рус теленнән – 83,37; математика - 78,01; химия - 84,29; информатика - 78,56; биология - 78,71 балл.

Алинә Минневәлиева әзерләде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев