Логотип Идель
Белми калма

Казанга көрәшчеләр килә

8-9 декабрьдә Казанның “Ак Барс” көрәш сараенда көрәш буенча ир-егетләр арасында Россия чемпионаты узачак. Ярышларның Олимпия чемпионнары дәрәҗәсендәге мәртәбәле кунаклар катнашында узачак һәм тамашачылар арасында кыйммәтле бүләк – iPhone уйнатылачак ачылу тантанасы 8 декабрьдә көндезге сәгать 11гә билгеләнгән.

Чемпионатта Татарстан данын ике атна элек республика чемпионатында җиңү яулаган көрәшчеләр яклаячак. Исегездә булса, Татарстан чемпионнары булып – Фирзәр Гыйниятуллин (60 кг, Теләче), Искәндәр Мортазин (65 кг, Әлмәт), Ислам Фәләхов (70 кг, Вахитов районы), Ренат Шәйхетдинов (75 кг, Чаллы), Ренас Кәлимуллин (80 кг, Зәй), Илмир Төхвәтуллин (85 кг, Яңа Савин), Булат Мусин (90 кг, Яңа Савин районыннан), Раил Нургалиев (100 кг, Биектау), Радик Сәлахов (130 кг, Зәй) һәм Фәрхәт Фәйзуллин (130+ кг, Питрәч) танылган иде.

– Россия чемпионатында 100 килограммнан югары авырлык кына каралган. Татарстан данын Радик Сәлахов яклаячак. Үзара көрәш булмады – Фәрхәт Фәйзуллин сәламәтлегенә бәйле рәвештә Россия чемпионатында катнашудан баш тартты, – дип белдерделәр Татарстанның көрәш федерациясеннән. – Чемпионатка ныклы әзерлек бара – көрәшчеләр “Ак Барс” көрәш сарае базасында җыеннар уза.

ТАГЫН УКЫРГА:


Билбау көрәше: Казан дөнья чемпионнарын ачыклады /ФОТОРЕПОРТАЖ/


КӨРӘШЧЕЛӘРНЕҢ ҮЗ ГАДӘТЛӘРЕ: 8 ФАКТ


РАББАНИ НУРГАЛИЕВ: «КӨРӘШМИ КАЛСАМ, ДӨРЕС БУЛМАС ИДЕ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев