Логотип Идель
Белми калма

КАЗАНДА ИДЕЛ БУЕ ФЕДЕРАЛЬ ОКРУГЫНЫҢ СТУДЕНТЛАР ОТРЯДЛАРЫ СЛЕТЫ УЗАЧАК

Казанда 2020 елның 23-25 нче октябрендә Идел буе федераль округының «Pro skills» студентлар отрядларының юбилей слеты узачак.

Быелгы слетта яшьләр хәрәкәтенең иң яхшы 400 вәкиле һәм Идел буе федераль округының 14 регионыннан студентлар, кунаклар һәм ветераннар катнашачак.

Идел буе федераль округының студентлар отрядлары слеты  – традицион чара, әлеге чара барышында өченче хезмәт семестрында студентлар отрядларының эшчәнлегенә йомгак ясала.

Идел буе федераль округының студентлар отрядларының Х слетын ачу тантанасы 23 октябрь көнне Казан дәүләт энергетика университетының актлар залында (Красносельский ур., 51, корп.) узачак.

Слет программасында Soft skills, digital, team building, SMM, event management, fund raisin юнәлешләре буенча белем бирү блоклары булачак.

24 октябрь көнне  «Сәйдәш» мәдәни үзәгендә (Николай Ершов ур., 57А, Казан) слет кысаларында питчинг-сессия узачак, әлеге сессиядә катнашучылар, үз проектларын тәкъдим итеп, матди ярдәм ала алачак.  

24 октябрь көнне әлеге чараның иң мөһим өлеше көтелә: Казанның “Сәйдәш” мәдәният үзәгендә Идел буе федераль округының студентлар отрядларының Х слетын ябу тантанасы узачак.

Слетны оештыручылар арасында «Казан дәүләт энергетика университеты», Идел буе федераль округының студентлар отрядлары штабы, «Россия студентлар отрядлары» яшьләр гомумроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге һәм Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев