Логотип Идель
Белми калма

КАЗАН МЭРИЯСЕ «АПУШ» БАЛАЛАР ТЕАТР СТУДИЯСЕН АЧА

Казан Мэриясе татар телендә өр–яңа «Апуш» балалар театр студиясен ача. Шул уңайдан мәктәп укучыларын 26-27 февральдә узачак кастингка чакыра. Әлеге студиядә киләчәк буын үзен шәхси, профессиональ һәм иҗади яктан үстерә ала.

Укучыларда татар теленә кызыксыну уяту, яшьләргә иҗади сәләтләрен ачарга ярдәм итү, милли мәдәниятне үстерү – «Апуш»ның төп максатлары шушы.

Әлеге студиядә укучылар татарча спектакльләр әзерләячәк, төрле шәхесләр белән мастер-классларда катнашачак, сәхнә теле, сәхнә хәрәкәте, актерлык осталыгы, вокал буенча дәресләр алачак. Студияне тәмамлаганда, алар ярымпрофессионал актер булып чыгачак.

Иң мөһиме – студиягә йөрү бушлай. Аның барлык финанс, оештыру чыгымнарын Казан Мэриясе тулысы белән үз өстенә ала. «Апуш»та мөмкинлекләре чикле балалар да шөгыльләнә ала. Тамашачыларга беренче спектакльне күрсәтү 1нче июньгә планлаштырыла.

Студиядә укучылар үзләренең артистлык потенциалын ачачак, үз-үзенә ышанычын арттырачак, жестикуляция һәм мимикага, персонаж хис-кичерешләрен белдерергә өйрәнәчәк, үз халкының бай мәдәнияте белән танышачак, сәнгатькә тартылачак. Шулай ук лидерлык сыйфатларын үстерү, үз фикерләрен белдерә алу, аларны татар телендә грамоталы итеп җиткерү, персонаж характерын анализлый белү күнекмәләренә ия булачак.

Театр студиясе укучыларга биеклеккә һәм бөеклеккә юллар ачачак. Шул сәбәпле, аңа, бөек шагыйребез Габдулла Тукайның балачагы белән бәйләп, «Апуш» дигән исем бирелде.

Укучыларны Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры балетмейстеры, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Сәлимә Әминова, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты, Татарстанның халык артисты Илдус Габдрахманов, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артисты Резеда Сәлахова, Г.Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театрының вокал буенча педагогы Лилия Зәйнуллина, режиссер Әминә Миндиярова укытачак. Җитәкче, педагог – Алия Фәйзрахманова.

Кастингта татар телендә иркен һәм берникадәр кыенлык белән аралашучы укучылар катнаша ала.

Яшь категориясе: 1нче төркем: 9 яшьтән 11 яшькә кадәрге укучылар;

                                 2нче төркем: 12 яшьтән 15 яшькә кадәрге укучылар.

Кастингны үткәрү урыны: «Сәйдәш» мәдәният үзәге (Н.Ершов урамы, 57а йорты).

Вакыты: 26 февральдә 15:00-18:00 аралыгында,

                27 февральдә 12:00-15:00 аралыгында.

Гаризалар teatrstudio_kzn@mail.ru электрон адресы буенча кабул ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев