Логотип Идель
Белми калма

КАЗАН ЯШЬ ТАМАШАЧЫ ТЕАТРЫ: 2024 ЕЛДА НИНДИ ЯҢАЛЫКЛАР КӨТӘРГӘ?

Казан дәүләт яшь тамашачы театры 2023 елда шәп премьералары белән истә калды. Яңа проектлар, мәктәпләр белән коллабарацияләр, трамвайда бара торган спектакль узган елның иң якты вакыйгалары. Ә 2024 елда театрда нинди премьералар һәм проектлар көтелә? Бу хакта әлеге язмада укыгыз!

Елның беренче премьерасы Казан яшь тамашачы театрында инде бу ай азагында ук булачак. 26-27 гыйнвар көннәрендә театрда «Омут» спектакле күрсәтеләчәк. Театрның баш режиссеры Радион Букаев хәбәр иткәнчә, бу премьерада төрле буын кешеләренең бер-берсенә булган йогынтысы күрсәтеләчәк.

Март ахырында театрда иммерсив форматта «Легкий человек» спектаклен тәкъдим итәчәк. Спектакль Горький музее белән берлектә эшләнә. Биредә Горький заманында яшәгән кешеләр, урыннар, тарихлар турында сөйләнәчәк. Башкалабызны үзегез өчен яңа яктан ачар өчен шәп мөмкинлек бу!

Май аенда янә премьера! Островский комедиясенә нигезләнеп куелган «Без вины виноватые» спектакле күрсәтеләчәк! Спектакль бөек драматургның 200 еллыгына багышланып куела.

Казан яшь тамашачы театры Казан Федераль Университеты белән эшләгән яңа проектын май аенда тәкъдим итәчәк. Бу коллаборациядә барлыгы ике аудио спектакль чыгачак. Шуларның берсе башлангыч сыйныф укучылары, ә икенчесе урта сыйныфлар өчен булачак. Яшь тамашачылар әлеге спектакльне тыңлау барышында университет бакчасы һәм бинасы белән якынрак танышачак. Бәлки, бу спектакльдән соң тыңлаучыларның күбесе нәкъ менә университетка керү хыялы белән яши башлар – яхшы алым бит!

Аудиоформат һәм яңа коллаборацияләр бу театр өчен 2024 гадәти әйбер булачак. Чөнки май аеннан башлап, театр «Казан» гаилә үзәге белән берлектә спектакль-экскурсияләр уздырачак. Әлеге аудио-спектакльнең форматы кызыклы булырга охшап тора, чөнки аны әзерләүдә драматурглар кына түгел, ә КВН осталары да катнаша.

Яңа, 92 сезонын, театр Максим Горькийның «Мои университеты» әсәренә нигезләнеп куелган спектакле белән ачып җибәрәчәк. Бәлки, көз башында театрда шулай ук яңа проектлар булыр, анысы әлегә сер. 

Үзегез өчен яңа форматлар ачар, яраткан әсәрләрне күрер өчен Казан дәүләт яшь тамашачы театрына барып кайтырга киңәш итәм – сезгә, һичшиксез, ошаячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев