Логотип Идель
Белми калма

«Город АРТ-подготовка»га опера җырчылары гына җитми

Казанда «Город АРТ-подготовка» проектында катнашу өчен 100гә якын кеше теләк белдергән. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә «Живой город» фондын гамәлгә куючыларның берсе Инна Яркова хәбәр итте.

«Күп кеше теләк белдерде, ләкин безнең әлеге эскизларда опера җырчылары җитми», — дип белдерде Инна Яркова.
«Город АРТ-подготовка» — Татарстанда ел саен уза торган театраль проект. Проект кысаларында берничә команда эскизларны булдыру өстендә эшли һәм халыкка шәһәрнең төрле локацияләрендә тәкъдим итә: ташландык биналарда, паркларда, җирасты туннельләрендә, ангарларда.

«Театраль лабораториядә катнашу — һәрвакыт үзеңне сынау», — дип белдерде «Зөя утравы» музей-тыюлыгының директоры Артем Силкин.

Быел театраль лабораториянең темасы — «Кеше». «Город АРТ-подготовка» VI театраль лабораториясе Казанда 1-15 июньдә узачак.

Театраль лаборатория «Живой город» Фонды тарафыннан ТР Мәдәният министрлыгы ярдәмендә үткәрелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев