Логотип Идель
Белми калма

ГЛОБАЛЬ ЯШЬЛӘР САММИТЫ: КАЗАНДА ХАЛЫКАРА ЯШЬЛӘР ҮЗӘГЕ БУЛДЫРЫЛАЧАК

Кичә Казан Ратушасында Глобаль яшьләр саммитының ачылышы үтте. Саммит «Казан – Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасының Яшьләр башкаласы-2022» чаралары кысаларында уза. 70кә якын илдән килгән катнашучы ике көн дәвамында яшьләр миграциясе, эшкуарлык, яшьләрнең иминлеге, менталь сәламәтлеге һәм цифрлы трендлар турында фикер алышырга тиеш. Глобаль яшьләр саммиты кунаклары дискуссияләрдә катнашып, үз дәүләтләрендә җитештерелгән яшьләр сәясәтендәге иң яхшы тәҗрибәләр белән уртаклашачак.
Саммит кунаклары арасында Төркия Президентының улы – Бөтендөнья этноспорт конфедерациясе президенты Билал Эрдоган да бар. Ул әлеге чараны нәкъ менә Татарстанда уздыруны символик дип атады.
«Яшьләр саммиты мең еллык тарихы булган шәһәрдә – Казанда уза. Шулай ук без быел Идел буе Болгары тарафыннан Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуны да билгеләп үтәбез. Без Татарстанда төрле илләрдән килгән яшьләр катнашында бик күп проектлар тормышка ашырылуын күрәбез. Алар яшьләр өчен яңа мөмкинлекләр тудыра», – дип әйтте Эрдоган. Ул Татарстан һәм Төркияне күп кенә мәдәни багланышлар берләштерүе, шулай ук республикада этноспорт, билбаулы көрәш буенча күп проектлар булдырылачагы турында да ассызыклады. Әйе, Казан Глобаль яшьләр саммиты катнашучыларын кызыксындырган проектлар бар. Шуларның тагын берсе – Казанда Халыкара яшьләр үзәге булдыру. Бу турыда ТР Яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов әйтте. Халыкара яшьләр үзәге Россия һәм ИХО илләренең аралашуын ныгытучы һәм аларга ярдәм итүче институт булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев