Эзләүче отрядлар белемнәрен арттыра

6 февральдән башлап, Чиләбе, Самара, Мәскәү һәм Псков өлкәләрендәге эзләү отрядларына йөрүче егет-кызлар белемнәрен арттыра башлый. Эзләүчеләр мәктәбендә узачак әлеге укулар 8 февральгә кадәр дәвам итәр дип планлаштырыла.

Дәресләр “Ватан” Россиякүләм мәгълүмати-эзләү үзәге базасында оештырылачак. Әлеге төркемгә керүчеләр топография, gps-навигация, нигезләре белән танышачак, эзләү эшләре башкарган вакытта куркынычсызлык техникасы, кеше анатомиясе, Ватанны саклаганда һәлак булганнар турындагы хәтерне мәңгеләштерү процессын мәгълүматлаштыру турында белем туплаячак.

Моннан тыш, егет-кызлар эзләү эшләре нәтиҗәләрен документлаштыру һәм фотода теркәү буенча дәресләр алырга тиеш. ВИПЦ тарафыннан булдырылган, илдәге эзләү эшләре нәтиҗәләрен исәпләү системасының эшен өйрәнү – шулай ук мөһим максатларның берсе.
Чара Россия Президентының гражданнар җәмгыятен үстерүгә грантын файдаланып уздырыла. Әлеге грант президент Грантлары Фонды тарафыннан гамәлгә куела.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
Шәп укыла
  • 17 май 2021 - 15:56
    «БЕЗГӘ КҮРЕШЕРГӘ КИРӘК!» Хатлар буенча әзерләнгән котлау тапшыруларын электән дә үз иткән Рәбисә апа аягын сындырып, урын-җир өстенә калгач, бөтенләе белән калдырмый торган булып китте. Берсеннән-берсе матур итеп язылган эчтәлекле хатларны тыңлаганда, кәефнең юк чагы булса да, күңелләре күтәрелеп китә. Бер дә юкка, татлы тел тимер капканы ачар, димәгәннәр. 
    755
    0
    0
  • 22 май 2021 - 11:35
    ЗАМАНЧА СУ АНАСЫ ЯКИ КВАДРОКОПТЕР МАҖАРАСЫ Кәримне Өчиледә барсы да белә иде. Ул алай начар малай түгел. Кайчан карама – теге яки бу эш белән мәшгуль. Укудан кайткач, өйне җыештыра, савыт-сабаны юа. Соңыннан тышка чыгып, малларны карый. Тыштагы эшләрен бетереп керүгә, әнисе дә кайтып җитә.
    699
    0
    1
  • 26 май 2021 - 17:40
    САБАНТУЙГА КАРШЫ КИЧ Юлы уңарга тиеш бүген Нәргизәнең. Иртәдән болытлы торган күк йөзе, өйләдән соң кинәт ачылып китте дә, ялтырап кояш чыкты. Соңгы зачетын тапшырып, университет баскычларыннан йөгерә-йөгерә тукталышка ашыкты кыз. Хәзер тиз генә бүлмәсенә кереп, юл сумкасын алыр да, электричкага чыгар. Кыз җәлт кенә кул сәгатенә күз төшерде. Өлгерергә тиеш, электричка китәргә сәгатьтән артык вакыт бар әле.
    515
    0
    0

Блоглар