Экзит-пол: Владимир Путин Татарстанда 80 проценттан артык тавыш җыйган

Экзит-пол нәтиҗәләре күрсәткәнчә, Татарстанда узган сайлауларда Президентлыкка кандидатлар арасында 80,9 процент тавышны Владимир Путин җыйган. Бу хакта КФУның конфликтология кафедрасы мөдире, Эксперт советының җаваплы сәркатибе, сәяси фәннәр докторы Андрей Большаков хәбәр итте.
КФУның конфликтология кафедрасы мөдире, Эксперт советының җаваплы сәркатибе, сәяси фәннәр докторы Андрей Большаков аңлатканча, экзит-пол — ул сайлау көнендә сайлау участокларыннан кандидатлар өчен тавыш биреп чыккан гади кешеләрнең фикерен белешү. Татарстанда әлеге социологик тикшеренү сайлаулар уңаеннан үткәрелгән — белгечләр сайлау участогында барлыгы 79 мең кешенең фикерен белешкән.
Казан федераль университеты каршындагы Иҗтимагый-сәяси һәм этно-конфессиональ мәсьәләләр буенча Эксперт советы "Иҗтимагый фикер — Татарстан" фонды ярдәмендә республикада халыкның сәяси һәм милли мәсьәләләргә карата фикерен өйрәнү белән соңгы ике-өч елда даими шөгыльләнә.

Экзит-пол ысулы буенча сайлау көнендә уздырылган социологик тикшеренүләрнең нәтиҗәләре белән Андрей Большаков Татарстанда сәгать кичке 8 тулып, сайлау участоклары ябылгач, Казанда ТР Үзәк сайлау комиссиясенең Мәгълүмат үзәгендә таныштырды.
Әлеге социологик тикшеренү күрсәткәнчә, 80,9 процент — Владимир Путинга , 10,1 процент — Павел Грудининга, 4,5 процент — Владимир Жириновскийга, 1,6 процент — Ксения Собчакка тавыш бирүен әйткән. Сораштыруда катнашучыларның 2,3 проценты үз фикерен әйтүдән баш тарткан.
"Экзит-пол нәтиҗәләре — Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе бюллетеньнәр буенча санап чыгарган сайлаулар нәтиҗәләре түгел. Бу — халыкның фикерен белү. Төп нәтиҗә ясаганда бу саннар, процентлар исәпкә алынмый", - дип аңлатты Казан илкүләм тикшеренү технология университетының Дәүләт идарәсе һәм социология кафедрасы мөдире, РФ Сәяси фәннәр академиясе әгъза-мөхбире Андрей Тузиков.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
Шәп укыла
-
6 февраль 2021 - 10:39ЧӘЧӘКТӘН КАЙТКАН ТӨН Язгы суларны чупыр-чупыр китереп, иптәш кызым белән аның авылына кайтып киләбез. Инде карлар эреп беткән диярлек. Анда-санда тишелеп чыккан үги ана яфраклары баеп барган кояшка сары чәчәкләрен сузган. Язның беренче шытымнарын өзәргә кул бармый. Җанда эчке бер рәхәтлек. Шушы сары чәчәкләр, сап-сары кояш, иптәш кызымның сап-сары кофтасы шул рәхәтлеккә туры килә торган саф төсләр сирпи.
-
5 февраль 2021 - 13:01ЯЛЛАРДА КЕКС ПЕШЕРӘБЕЗ! Якыннарыңны берәр тәмле әйбер пешереп сыйла әле әйдә! Бездән рецепт!
-
10 февраль 2021 - 15:156 ТӨРЛЕ СЭНДВИЧ РЕЦЕПТЫ Аны өйдә утырып ашарга да, тегендә яки монда үзең белән эләктереп барырга да җайлы. Бүген без сезгә сэндвич рецептлары тәкъдим итәбез.
-
26 февраль 2021 - 15:31
-
18 февраль 2021 - 16:57
-
10 февраль 2021 - 11:50
-
9 февраль 2021 - 14:48