Логотип Идель
Белми калма

ДМИТРИЙ ТУМАНОВ: «СОЗВЕЗДИЕ-ЙОЛДЫЗЛЫК» ФЕСТИВАЛЕНЕҢ ЯҢА СЕЗОНЫНДА 50 МЕҢНӘН АРТЫК БАЛА КАТНАШАЧАК»

Татарстанның ун шәһәрендә һәм авылында ел саен үткәрелә торган «Созвездие-Йолдызлык» эстрада сәнгате ачык республика телевизион яшьләр фестиваленең зона этаплары узачак. Быел республика буенча фестиваль хәрәкәте 22-нче тапкыр оештырыла.

«Кабул ителгән гаризалар саны бик күп. Барысы да фестиваль хәрәкәтендә катнашырга, иҗат һәм дуслык атмосферасына чумарга тели. Быел проектта 50 меңнән артык татарстанлы катнашыр дип көтелә: сәхнәдә балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр дә, 21 яшькә кадәрге яшь артистлар да чыгыш ясаячак. Күп кенә ата-аналар үз балаларын проектта тумыштан алып катнаштырырга әзер хәтта. 22 ел эчендә «Созвездие-Йолдызлык» республиканың иң кирәкле һәм популяр проектына әйләнде дип горурланып әйтә алам», - дип сөйләде фестиваль хәрәкәтенең генераль продюсеры, ТР атказанган сәнгать эшлеклесе Дмитрий Туманов.

Ул билегләп үткәнчә, «Созвездие-Йолдызлык» - Россиядә һәм дөньяда Татарстанның яшь талантлары өчен социаль лифтка әверелә торган бердәнбер проект. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов игътибары аркасында киләчәк буынның иҗат элитасын булдырыла, йөзләгән проект лауреатлары Татарстан һәм Мәскәүнең әйдәп баручы вузларын тәмамлый. Алар барысы да үз талантлары белән халыкара дәрәҗәдәге проектларны, шулай ук иң яхшы телевизион эстрада программаларын бизи.

«Шулай ук Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән «Созвездие-Йолдызлык»ның үз йорты – резиденциясе барлыкка килде, анда фестиваль лауреатлары үз проектларын гамәлгә ашыра ала», – дип билгеләп үтте Дмитрий Туманов.

Сайлап алу турлары Әлмәттә (25-27 февраль), Яр Чаллыда (1-2 март), Түбән Камада (6-7 март), Әгерҗедә (9-10 март), Чистайда (13-14 март), Арчада (17-19 март), Казанда (15-17 март), Лаешта (22-23 март), Иске Чүпрәле авылында (26-27 март) һәм Яшел Үзәндә (29-30 март) узачак. Алар Татарстанның 45 районыннан талантлы балаларны үзенә җыячак.

Анда катнашу өчен зур коллективлар да, 5 яшьтән 21 яшькә кадәрге аерым башкаручылар да чакырыла. Үз талантларын балалар һәм яшьләр «Вокал-соло», «Вокаль ансамбльләр», «Хореография», «Конферанс», шулай ук «Җырга иң яхшы көй», «Иң яхшы җыр тексты» һәм «Иң яхшы видеоклип» номинацияләрендә күрсәтә ала. Фестивальдә өч яшь төркеме каралган.

Катлаулы эпидемиологик вәзгыять аркасында сайлап алу турлары, барлык санитар нормаларны үтәп, тамашачылардан башка узачак. Зона этапларының онлайн-трансляциясе оештырылачак. Вирус инфекцияләре таралуны булдырмау өчен һәр муниципаль берәмлекнең иҗат коллективлары һәм башкаручылары номерларын тыңлау катгый билгеләнгән график буенча башкарыла.

«Барлык кыенлыкларга да карамастан, балаларның чын бәйрәм көтүе, сәхнәдә чыгыш ясарга, үзләрен күрсәтергә әзерләнүләре сөендерә. Фестиваль беренче ел гына узмаса да, жюри әгъзаларын һәм тамашачыларны шаккатырырлык нәрсәләрне ел саен таба алар», - дип фикерләре белән уртаклашты фестиваль хәрәкәтенең башкарма директоры Наталья Смирнова.

Ул билгеләп үткәнчә, 7 февральдән республиканың төрле районнарында фестивальгә әзерлек кысаларында әйдәп баручы осталардан мастер-класслар сериясе уздырылачак.

9-13 апрельдә зона этаплары финалистларын КФУның «УНИКС» мәдәни-спорт комплексы һәм «Созвездие-Йолдызлык» Арт-резиденциясендә узачак Суперфиналда көтәләр. Гадәттәгечә, зур Гала-концерт 22 апрельдә «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында узачак.

Нәкъ менә биредә быелгы фестиваль хәрәкәтендә җиңүчеләрнең исемнәре билгеле булачак. 2022 елның тагын бер яңалыгы – фестивальдә Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең махсус призы булдырылды, аның хуҗасы шулай ук Гала-концертта билгеле булачак.

Исегезгә төшерәбез, фестиваль хәрәкәте ЮНЕСКО эшләре буенча Россия Федерациясе комиссиясе эгидасы астында һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән уза.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев