Логотип Идель
Белми калма

CУ СПОРТЫ ТӨРЛӘРЕ БУЕНЧА ДӨНЬЯ ЧЕМПИОНАТЫ – ТАРИХ КАБАТЛАНА!

2025 елда Казан янәдән су спорты төрләре буенча дөнья чемпионатын кабул итәчәк.  Аны оештыручылар 2015 елда шулай ук Казанда узган чемпионаттан бик канәгать калганнар, күрәсең.

Бу аңлашыла да, 2015 елдагы су спорты төрләре буенча дөнья чемпионатын Россия өчен дә, FINA өчен дә уникаль булды дип әйтергә мөмкин.

Беренчедән, FINA дөнья чемпионаты ярышларының моңа кадәр бер тапкыр да Россиядә узганы юк иде.

Тарихта беренче тапкыр йөзү һәм синхрон йөзү буенча ярышлар  футбол стадионында үткәрелде.

Нәкъ менә Казанда ярышлар программасына беренче тапкыр суга сикерү буенча катнаш дуэтлар һәм ирләр арасында синхрон йөзү кертелде.

FINA 2015 ярышларында шактый гына дөнья  рекордлары куелды:

-  Швед йөзүчесе Сара Шустрем баттерфляй стиле белән 100 метрга йөзүнең ярымфиналында яңа рекорд куйды - 55,7 секунд. Алай гына да түгел, Сара тамашачыларны икенче көнне дә шаккаттырды һәм яңа этапта үзенең рекордын тагын яңартты. Бу очракта аның рекорды 55,64 секунд булды.

-  Россиянең данлыклы йөзүчесе Наталья Ищенко шулай ук бик яхшы чыгыш ясады. Синхрон йөзү буенча соло программасында хөкемдарлар аңа югары 97,23 балл куйдылар. Бу – рекорд иде.

- АКШ йөзүчесе Кэти Ледеки 1500 метрга йөзүдә рекорд куйды. Әлеге дистанцияне ул 15 минут һәм 27,71 секунд эчендә ирекле стиль белән йөзеп чыкты. Экспертлар үзләренең соклануларын белдереп, Кэти Ледекины “ярышлар ачышы” дип игьлан иттеләр.  Икенче көнне ук ул үзенең рекордын тагын да яхшыртты, шул ук 1500 метрны 15 минут 25,48 секунд эчендә йөзеп чыкты.

- Венгрия ярышчысы Катинка Хошсу комплекс стиле белән  200 метрга йөзү дисциплинасында 2:06.12 вакыты белән рекорд куйды.

Дүрт ел элек гомуми медаль таблицасы буенча җиңүне КХР яулады. Икенче урында – АКШ, өченчедә – Россия булды.

2025 елда узачак дөньякүләм ярышларга әле 7 ел бар. Шулай да, бу вакыт шактый кыскарырга мөмкин. Бактың исә, ярышларны  2023 елда кабул итәчәк Катар әлеге вакытта аны оештыру белән бәйле авырлыклар тоя. Тик шунысы сүзсез дә аңлашыла:  Татарстанга бу ярышларны иртәрәк кабул итәргә туры килсә дә, ул  һичшиксез югары дәрәҗәдә узачак.

Рәзил СӘМИГУЛЛИН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев