Логотип Идель
Белми калма

«ЧЕРНОМОРЕЦ» ҺӘМ «ВОЛГА» ҮЗӘКЛӘРЕ – БАЛАЛАР ӨЧЕН ИҢ СЫЙФАТЛАРЫ!

Татарстанның дәүләт яшьләр сәясәте ничә еллар дәвамында Россиядә лидерлар рәтендә тора. Республика бу дәрәҗәгә лаеклы икәнен даими рәвештә дәлилли. Шушы арада «Черноморец» республика үзәге һәм «Волга» яшьләр үзәгенә «Иң яхшысы – балаларга» федераль сыйфат билгесе тапшырылган.

Әлеге бәйге 2019 елның гыйнварыннан ноябренә кадәр уздырылган. Анда балалар һәм яшүсмерләр өчен хезмәт күрсәткән Россия фирма, оешма, учреждениеләре һәм Россия базарына продукциясен тәкъдим иткән чит ил предприятиеләре катнашкан. Татарстанга тапшырылган әлеге бүләкләрне «Черноморец» республика үзәге директоры Евгений Ветров һәм «Волга» яшьләр үзәге директоры Рамил Минголовка алган.

Мондый сыйфат билгесе бу продукция курыкынычсыз гына түгел, аның сыйфатлы булуы турында да сөйли. Әлеге билге предприятиеләргә 2 ел дәвамында рәсми рәвештә мондый маркировканы бушлай куллану мөмкинлеген бирә.

Белешмә:

«Черноморец» республика үзәге һәм «Волга» яшьләр үзәге Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгы ведомствосына карый.

«Черноморец» республика үзәге 1994нче елдан бирле Краснодар краеның Кара диңгез яры буенда Татарстан балаларының ялын оештыра. Ел саен бу базада 5000 бала һәм яшь кеше ял итә, сәламәтлеген ныгыта. Балаларны Кара диңгез яры буена махсус тимер юл составы һәм авиатранспорт илтә. Аларны квалификацияле педагог, табиб һәм Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре озатып бара. Юлда вагон-ресторанда кайнар аш белән дә тәэмин итәләр.

«Волга» яшьләр үзәге – заманча инфраструктуралы универсаль комплекс. Әлеге базада яшьләр һәм башка категория кешеләре өчен республика профиль програмаллары, уку-күнекмә җыеннары, физкультура, спорт-масса һәм сәламәтләндерү эшләре оештырыла. Биредә Татарстан халкы гына түгел, Россиянең башка төбәкләре, ерак һәм якын чит илләр вәкилләре дә катнаша.

фото Яшьләр эшләре министрлыгы сайтыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев