Логотип Идель
Белми калма

ЧЕРЕШНЯНЫ (ТӨЧЕ ЧИЯ) НИЧЕК САЙЛАРГА?

Россиянең сыйфатны бәяләү системасы (Роскачество) черешняны ничек сайларга кирәклеге турында хәбәр итә.

Черешня сайлаганда ничек ялгышмаска? Ничек өлгергәнен сайлап алырга? “Роскачество” әнә шул сорауга җавап бирә.

– Черешняны сайлаганда, иң беренче, сабагына игътибар итәргә кирәк: алар төшеп калмаган булырга тиеш, төсенә дә карагыз. Нәкъ менә сабак беренче булып кибә һәм төсен яшелдән көрәнгә үзгәртә. Әгәр алар көрән төскә кергән, кипкән булса, димәк, әлеге черешня инде озак сакланган һәм, шул сәбәпле, ул инде сусыл булмаячак, - ди “Роскачество” хезмәткәрләре.

Черешняның нинди зурлыкта булуы аның тәменә йогынты ясамый. Ә төсенә килгәндә, ул аның өлгергәнлеген күрсәтә торган билге түгел. Әмма бөтен җимешләрнең дә төсләре бертөрле булмаса, шикләнергә сәбәп бар: бу аларның сыйфаты түбән булу турында сөйли.

– Бер тартмадагы җимешләр төрле төстә булса, йә черешняның пешкәнен дә, пешмәгәнен дә җыйганнар, йә бер партиядә берничә сортны катыштырганнар. Кайбер черешняларның тәме башкаларыннан аерылып торачак, төрлесе-төрлечә сакланачак, - дип кисәтә белгечләр.

Шулай ук җимешләр кипкән яки куырылган, бәрелгән, ярылган булырга тиеш түгел. Дымлы, черек исе килә торган, гөмбәләнгән черешняны алырга ярамый. Бер савыттагы җимешләрнең бер өлеше генә зарарланган булса да, черек яки гөмбәчекләр башкаларына да таралган була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев