Логотип Идель
Белми калма

"БУ ҖЫРЫҢ БЕЛӘН ҮТЕРДЕҢ МИНЕ!" ИЛҺАМ ШАКИРОВ ТУРЫНДА ИСТӘЛЕКЛӘР


“Андый кешеләр бу дөньяга бер киләләр дә, алдагы буыннар өчен бөтенләйгә калалар”. Бу сүзләр – Илһам Шакиров турында. Үзенең иҗаты белән ул татар халык җырын буй җитмәслек биеклеккә күтәрде. Нәкъ менә аның беренче булып республиканың иң югары бүләге – “Татарстан Республикасы каршындагы казанышлары өчен” орденына лаек булуы очраклы түгел. Илһам Шакиров “дәвере” турында “Татарстан” журналы яза.


«Бу җырың белән үтердең мине!»




1974 нче ел. Илһам Шакиров Мәскәүдә концерт куя. Ул әле залда Мстислав Ростропович утырганын белми. Концерттан соң легендар музыкант сәхнә артына керә. “Бу җырың белән үтердең мине!”, - дип кычкырып җибәрә ул сәламләү урынына. “Кара урман” җыры шулкадәр йөрәгенә үтеп кергән була.

Мстислав Леопольдович яшь җырчыны үз өенә кунакка чакыра. Соңрак Илһам Шакиров бу турыда дусларына гаҗәпләнеп һәм сокланып сөйли – Ростроповичларда табын тулы татар ашлары була. Хәзер дә җырчы бу көнне үз гомеренең иң зур вакыйгасы буларак искә ала.
“Халык аны “татар сандугачы” дип йөртә – бу кыска, әмма тирән мәгънәле сүзләр һәрбер җырчының сәнгатьтә тоткан аерым бер урыны турында... Ул дөньяга борынгы татар җырын ачып кына калмады, аңа ул камил сулыш һәм яңгыраш бирде”, - дип язган иде аның турында җыр даһие Полад Бюль-Бюль оглы.

Ә менә Илһам Шакировның утыз ел элек булган гастрольләрен язучы Аяз Гыйләҗев ничек сурәтли.
“Ул вакыттагы Әлмәтнең язгы урамнарын күрсәгез иде! Кая барма – тездән пычрак. Клубта Илһам Шакиров концерт куя. Ул инде шактый танылган, даны республикадан еракка таралган. Пычрак изеп, юлны фонарьлар белән яктыртып, клубка берничә йөз кеше җыелды. Сәхнәдә “Кара урман” шаулый, “Әниемә хат” сагышлана, “Көзге ачы җилләрдә” уралып-уралып ага. Тыңлаучыларның күзләрендә яшь. Килгән кешенең барысына да урын җитмәде, күпләр рәт араларында басып тора, тәрәзә төпләре тулы кеше, ишек уемнары – үтеп булмаслык. Җырчыны сәхнәдән җибәрмиләр. Беркем дә кайтып китәргә теләмәде”.

2000 нче елда ул татар артистларыннан беренче булып “Алтын Аполлон” мәртәбәле бүләгенә лаек булды. Россия Федерациясе мәдәният министрлыгы һәм безнең илдәге музыка сәнгатен үстерү белән шөгыльләнүче Чайковский исемендәге Фонд бу бүләкне ике елга бер тапкыр “Музыка һәм хореография өлкәсендә аерым казанышлары өчен” дигән формулировка белән тапшыралар. Бүләккә лаек булучылар арасында – Россия сәхнәсененең тере легендалары.

Үз-үзеңә хыянәт итмичә


Ничектер бервакыт совет чорында Илһам Шакировны партия обкомына беренче сәркатип белән очрашуга чакыралар. Түрә  җырчының җилкәсенә кулын куеп, тәкәллефсез генә “Кара урманны” дөрес итеп җырларга өйрәтә башлый. Унбиш минут буе аңлата. Илһам Шакиров моннан соң бу кешенең бусагасын да атлап керми...

Бу турыда кайчандыр Мөхәммәт Мәһдиев язып калдырган. Язучы, башка күпләр кебек үк, Илһам Шакировның сындырып булмас рухына һәрвакыт соклана.
“Данлыклы җырчыларыбыз, кулында власть булганнарга ярарга тырышып, бер мизгеллек конъюнктурага бирелде, аларның исемнәрен барыбыз да яхшы беләбез. Илдә сәяси торыш ничә тапкыр үзгәрде! Сарман егете халык җырын пропагандалау булган иҗат юнәлешен беркайчан да үзгәртмәде – Брежнев вакыты булсынмы, Андропов, Черненко, Горбачев... Бүген дә ул сайлаган юлына хыянәт итми...”

Ул татар җырын өйрәнүче булды һәм хәзер дә шулай булып кала. Ул аны бөртекләп планетаның төрле почмакларыннан җыйды – Татарстанның иң ерак авылларыннан, дөнья буйлап сибелгән татар диаспорларында кунакта вакытта – һәрвакыт татар җыр сәнгатен баетырлык үрнәкләр эзләде.

“Илһам – зур галим, - дип сөйли җырчының якын дусты шагыйрь Гәрәй Рәхим. – Ул татар мәдәниятен һәм сәнгатен иң борынгы заманнарыннан ук белә. Гореф-гадәтләрне дә белә – татар ашларын, борынгы көнкүрешен, йолаларын. Шушы белемнәре һәм фактларына таянып, хәтта фән белгечләре белән дә бәхәсләшә! Бүген күп кенә башкаручылар хәтта җырның сүзләрен дә дөрес әйтеп җырламыйлар. Ә аның җыры бөтен ваклыкларына кадәр төгәл итеп башкарыла. Аннары, Илһам җырлавында кабатланмас моң бар – татар җырына гына хас булган искиткеч сагышлы гармония. Бу сүз хәтта башка телләргә дә тәрҗемә ителми”.

Илһам - аның исемендә


Илһамлану, рухлану бу җырчыны туганнан ук озата килә. Әти-әнисе “Илһам” дип исем кушып, алдан ук сизенгәнме? Сарман якларында Гыйльметдин атлы гади бер тимерче гаиләсендә туган малайның бөтен дөнья алкышларына күмелеп яшәячәген кем белгән?

Җиңел тормыш эләкми аңа. Коточкыч 1937 нче елда, Илһамга ике яшь вакыта, яла ягып аның атасын кулга алалар. Малай әтисен башка бер тапкыр да күрми - Гыйльметдин колониядә ачлыктан һәм авырулардан үлеп китә. 1972 нче елда аны “җинаять составы булмау сәбәпле” реабилитациялиләр.

Аннары кечкенә Илһам тормышына сугыш елы фаҗигасе килеп керә. Башкалар белән беррәттән, бер кабым ризык өчен хәер сораша, ә хәер бирмәсәләр – җырлый. Бер кисәк кара ипи һәм пешкән бәрәңге кечкенә җырчының беренче гонорары була.

Илһамның тавышын бөтен авыл ярата. Мәктәптә аңа алга таба белем алырга кирәк, диләр. Озак уйлый, икеләнә, ахырда керү имтиханнарына соңга кала. Казан музыка училищесына кара көздә килә һәм туп-туры директор Ильяс Әүхәдиевка юнәлә. Тегесе яшь егетнең кыставына түзеп тора алмый, тыңлап карарга була, тыңлагач бөтен бер комиссия җыярга туры килә. Илһам – училище укучысы!

Композитор Фасил Әхмәтов Илһам Шакиров белән танышуын болай сурәтли:

“Яңгырлы күңелсез көннәрнең берсендә училище бусагасын ябык кына бер егет атлап керде. Өстендә телогрейка, кирза итекләр, чәче алынган. “Мин монда җырларга өйрәнергә җыенам”, - диде ул. Без озак уйлап тормадык, гармун алдык та бер буш аудиториягә кердек. Яңа тынышыбыз шундый итеп җырлап җибәрде ки, тавышы училищеның иң ерак почмакларына кадәр җитте. Аудиториягә студентлар кереп тулды”.

Училищеда Илһам озак укымый – икенче елда ук, педагоглар үтенече буенча, консерваториягә керә. Ул әле студент кына – ә тавышын инде бөтен республикада беләләр. Илһам радиода җырлый, һәм халык аны үзенеке итә! 60 нчы елларда ук инде җырчы шаккаткыч дәрәҗәдә танылган. Эшче һәм колхозчылар, галимнәр һәм сәнгать әһелләре, яшьләр һәм картлар, Советлар Берлеге яки башка илләрдә яшәүче татарлар һәм башка милләт вәкилләре – татар җырын Илһам Шакиров башкаруында бер генә мәртәбә ишеткән һәркем аны үз йөрәгендә калдыра һәм саклый.

Җанда янгын булса


“- Ә сез беләсезме, ул һәрвакыт шат күңелле егет иде, - ди Гәрәй Рәхим. – Туры да иде! Вакытында Мәдәният министрлыгын “Мәдәният һәм ял министрлыгы” дип атаудан куркып тормый иде. Без 60 нчы еллар башында таныштык. Илһам коточкыч танылган җырчы иде, ә мин – әле беренче шигырьләре генә журналда чыккан башлап язучы шагыйрь. Көтмәгәндә ул үзе эндәште: “О, Гәрәй! Мин сине беләм – шигырьләреңне укыдым. Рәхмәт!”. Ул беркайчан да “йолдызлык” белән чирләмәде.

Шакировның шуклыклары турында мәзәкләр күп сөйләнә. Кайчакта четрекле очракларда ул шул шаяруларын корал итеп куллана. Шундый бер хәлне телевидение алып баручысы Илдар Кыямов сөйли. “Ничектер бервакыт кемдер партия комитетына шикаять язган, имеш, Шакиров төркеме музыкантлары чәч үстергән, сәхнәгә кырынмыйча чыга. Ярамый! Җырчыны җавапка тарталар. Ләкин Шакиров әмәлен таба. Диварда эленеп торган Карл Маркс портретына ишарәләп: “Аңа ярый, димәк, ә без кырынырга тиеш?”. Моннан соң кырыну мәсьәләсе белән җырчыны бимазаламыйлар.

Тик шулай да Илһам Шакиров белән булган иң истәлекле хәл, мөгаен, аның Башкортостандагы гастрольләре вакытындагысыдыр. Концерт барганда сәхнәдә куе төтен чыга – тавыш көчәйткеч янган. Антракт. Музыкантлар аптырашта – техниканы төзәтеп булмый, микрофон да, электор уен кораллары да эшләми. Менә икенче бүлек башлана. Илһам чыга да, искечә, баян белән, микрофонсыз җырлый башлый. Залдагы халык җырчыны запискалар белән күмеп ташлый. Тамашачы “ярый әле янгын чыкты”, - дип янгынга рәхмәт әйтә. Ул булмаса, татар халык җырын буй җитмәслек биеклеккә күтәргән данлыклы Илһам Шакировның чиста тавышын тыңлап ләззәтләнә алмас идек, диләр алар.

Визит карточкасы


Илһам Шакиров - күренекле татар җырчысы, аның иҗаты – башкару сәнгатендә үзе бер дәвер. Егерме ел дәвамында Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе сәнгать җитәкчесе вазыйфасын үти, аның әйдәп баручы солисты-вокалисты була. Россиянең һәм Татарстанның халык артисты. Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге һәм сәнгать өлкәсендә югары бүләк – “Алтын Аполлон” премиясе иясе. 2005 нче елда “Татарстан Республикасы каршындагы казанышлары өчен” ордены белән бүләкләнгән.
Белешмә:

“Татарстан Республикасы каршындагы казанышлары өчен” ордены Татарстан дәүләтчелеген, гражданнарның хокуклары һәм иреген, икътисадны, мәдәниятне, фәнне, мәгарифне, сәламәтлек саклауны, сәнгать һәм спортны үстерү, шулай ук җәмәгать тәртибен саклауда күрсәткән кыюлык һәм батырлык өчен бирелә. Орденның билгесе 925 нче пробалы көмештән эшләнгән.

“Татарстан” журналы редакциясе биргән материаллары өчен “Җыен” фондына рәхмәтен белдерә.
Автор: Ольга ТУМАНСКАЯ

//intertat.ru//
сентябрь, 2017 ел

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев