Логотип Идель
Белми калма

«БУ ҺӘРКЕМГӘ КАГЫЛЫРГА МӨМКИН»: ТАТАРСТАН ХАЛКЫНА ВИЧ ҺӘМ СПИД ТУРЫНДА НӘРСӘ БЕЛЕРГӘ КИРӘК?

Татарстанда быел иммунодефицит вирусы белән авырган кешеләр саны кимегән, әмма ясалган тестлар саны арткан икән. Бу турыда «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы уздырган матбугат конференциясендә хәбәр ителде.  

«Хәзерге вакытта республикада ВИЧ белән яшәүче 16 687 кеше диспансер күзәтүендә тора», – дип сөйләде Роспотребнадзорның ТР буенча идарәнең санитар саклау бүлеге башлыгы урынбасары Луиза Борисова.

ВИЧ СПИДка ничек күчә?

Статистика күрсәткәнчә, күп кенә ВИЧ-позитив кешеләр үзләренең авыруын белми, димәк, алар тиешле терапия алмый һәм авыруның СПИД стадиясенә әверелү мөмкинлеге бар. Моннан ничек сакланырга? ВИЧ-инфекцияне елына бер тапкыр гына булса да тикшерергә кирәк. Күпчелек кеше СПИД һәм ВИЧ бер үк нәрсә дип уйлый, ләкин алай түгел. ВИЧ – ул вирус, аны теләсә кем йоктыра ала. ВИЧ-вирусы, канга эләгеп, организмны җимерә башлый. Башта ул берничек тә күренми һәм авыруның ачык симптомнары булмый. Ләкин вакыт узу белән (берничә атнадан бер елга кадәр, ешрак алты айдан соң) кискен ВИЧ-инфекция барлыкка килергә мөмкин. Аның симптомнары башка авыруларның билгеләренә охшаш: температура күтәрелү, тамак, эч авыртуы, күңел болгану, лимфа төеннәренең зураюы.

Әгәр пациент дәваланмый икән, инфекциянең терминаль стадиясе – иммунодефицит синдромы (СПИД) башлана. СПИД егермедән артык авыр уза торган башка авырулар рәвешендә чагыла. Бу йогышлы һәм онкологик авырулар (туберкулез, пневмония, цитомегаловирус инфекциясе, баш мие токсоплазмозы, Капоши саркомасы һәм башкалар) булырга мөмкин. Нәкъ менә шушы авырулар кешенең үлеменә китерә.

– Ун ай эчендә республикада беренче тапкыр ачыкланган ВИЧ-инфекциянең 724 очрагы теркәлгән, бу 2022 елның шул ук чорына караганда 4% ка кимрәк», – дип билгеләп үтте СПИД һәм йогышлы авыруларны профилактикалау һәм аларга каршы көрәш буенча республика үзәгенең баш табиб урынбасары Айрат Бешимов.

Табиблар әйтүенчә, препаратлар кабул иткәннән соң гына зарарланган пациентлар үзләрен яхшырак хис итә. А. Бешимов сүзләренчә, СПИД үзәкләрендә исәптә торучы пациентларның 89% антиретровирус терапиясе ала.

Быел авыручылар кайда ачыкланмаган?

– 2023 елда Татарстанның Әлки һәм Югары Ослан районнарында ВИЧ-инфекция ачыкланмады, – дип хәбәр итте санитар табиб.

Татарстанның 16 районында авыру уртача республика дәрәҗәсеннән югарырак: Әгерҗе, Азнакай, Әлмәт, Баулы, Бөгелмә, Биектау, Алабуга, Зәй, Кайбыч, Лениногорск, Менделеевск, Түбән Кама, Яңа Чишмә, Сарман, Ютазы районнары һәм Яр Чаллы.

Әгерҗе, Алабуга, Лениногорск, Кайбыч, Яңа Чишмә, Сарман һәм Ютазы районнарында авыручылар саны ике тапкырдан арткан.

Шулай ук ВИЧ йоккан балалар да ачыкланды.

15-18 яшьлек яшүсмерләр арасында дүрт авыру очрагы теркәлгән.

Айрат Бешимов СПИД-үзәктә барлыгы 140 бала исәптә тора, аларның барысы да антиретровирус терапиясе ала, дип өстәде.

Иң мөһиме – елына бер тапкыр булса да тест узу

Табиблар ассызыклаганча, Татарстанда яшәүчеләрнең барысы да үз ВИЧ-статусын белергә тиеш. Моның өчен елына кимендә бер тапкыр ВИЧ-тест узарга кирәк

– Узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда быел 88 меңгә күбрәк тикшерү үткәрелгән, – дип билгеләп үтте Айрат Бешимов.

– Әгәр кеше ВИЧ-инфекция турында вакытында белсә, ул якыннарын һәм тирә-юньдәгеләрне инфекция йоктырудан саклый ала. Әгәр без вакытында антиретровирус терапиясе билгеләсәк, кеше дәваланачак, аның гомер озынлыгы гадәти кешенеке кебек булачак, тормыш сыйфаты үзгәрмәячәк, – дип нәтиҗә ясады ул.

Үзегезне саклагыз һәм сак булыгыз!

Ләйсән Әхмәтова, КФУ студенты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев