"БЕЗНЕҢ ИШЕГАЛДЫ ХАТИРӘЛӘРЕ": ТИНЧУРИН ТЕАТРЫ КУНАККА ЧАКЫРА
1 нче октябрь – Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан, 18:00 сәгатьтә, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры олы буын вәкилләренә бәйрәм бүләге – “Безнең ишегалды хатирәләре” дип исемләнгән театральләштерелгән тамаша тәкъдим итәчәк.
Бәйрәм кичендә өлкән буын тамашачыларын гомернең иң матур чоры – яшьлеккә алып кайтачаклар. Ретро җырлар, шигырьләр, үзенчәлекле фотозона һ.б. сюрпризлар – барысы бергә узган чорга хас атмосфера тудырачак, ә иң мөһиме кадерле кунакларга чын мәгънәсендә бәйрәм мизгелләре бүләк итәчәк. Мондый тамаша бары тик иң матур бәйрәмнәрнең берсе – Халыкара өлкәннәр көнендә һәм бары тик Тинчурин театрында узачак!
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
Шәп укыла
-
6 февраль 2021 - 10:39ЧӘЧӘКТӘН КАЙТКАН ТӨН Язгы суларны чупыр-чупыр китереп, иптәш кызым белән аның авылына кайтып киләбез. Инде карлар эреп беткән диярлек. Анда-санда тишелеп чыккан үги ана яфраклары баеп барган кояшка сары чәчәкләрен сузган. Язның беренче шытымнарын өзәргә кул бармый. Җанда эчке бер рәхәтлек. Шушы сары чәчәкләр, сап-сары кояш, иптәш кызымның сап-сары кофтасы шул рәхәтлеккә туры килә торган саф төсләр сирпи.
-
5 февраль 2021 - 13:01ЯЛЛАРДА КЕКС ПЕШЕРӘБЕЗ! Якыннарыңны берәр тәмле әйбер пешереп сыйла әле әйдә! Бездән рецепт!
-
10 февраль 2021 - 15:156 ТӨРЛЕ СЭНДВИЧ РЕЦЕПТЫ Аны өйдә утырып ашарга да, тегендә яки монда үзең белән эләктереп барырга да җайлы. Бүген без сезгә сэндвич рецептлары тәкъдим итәбез.
-
26 февраль 2021 - 15:31
-
18 февраль 2021 - 16:57
-
10 февраль 2021 - 11:50
-
9 февраль 2021 - 14:48