Логотип Идель
Белми калма

БДИны КЕМ ТИКШЕРӘЧӘК: КЕШЕМЕ, ЯСАЛМА ИНТЕЛЛЕКТМЫ?

Рособрнадзор БДИларны тикшергәндә, ясалма интеллектны кулланачак. БДИларда язма эшләрне мондый технология ярдәмендә тикшеренү быелдан штат режимында башланачак.

– Ясалма интеллект программаларын куллану (бу турыда язма) – кеше почеркын укуны – бу эшне без былтыр тест режимында тикшергән идек. Быел аны һәр предмет буенча да кертергә җыенабыз, – ди Рособрнадзор җитәкчесе вазифларын вакытлыча башкаручы Анзор Музаев.

Былтыр экспертиза 35кә якын эшне төрле кеше башкарган, дип тапкан. БДИ җавапларын язуда мондый тенденция дә күзәтелгән: инша язарга башка кеше килгән. Ә БДИда имтихан бирергә тиешле чын катнашучының эшен күргәннәр. Мондый ясалма интеллект технологиясе, 5 миллионга якын скан тикшерелгәннән соң, имтихан вакытында булган кагыйдә бозуларны ачыкларга ярдәм иткән.

Ә нейрочелтәрләр ярдәмендә БДИ катнашучыларының йөзләрен танып белү технологиясенә (бу турыда язма) килгәндә, ул әлегә апробация режимында узачак. Һәм аны уздырганда, укучыларның һәм әти-әниләрнең рөхсәтен сорарга тиешләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев