Логотип Идель
Бу – тема!

2020 ЕЛДА УКУЧЫЛАРНЫ НИ КӨТӘ?

Мәктәп укучылары өчен Яңа ел 1нче сентябрьдән башланса да, белем бирү системасындагы үзгәрешләр нәкъ менә календарьның беренче битеннән башланачак. Ә быелгы үзгәрешләр, иң беренче чиратта дәреслекләргә, имтиханнарга кагыла.

Беренче сыйныфка язылу

2020 елның февраленнән булачак укучыларны беренче сыйныфка яздыру башлана. Кайбер мәктәпләрдә гаризаны электрон форматта кабул итәләр, башкаларында шәхсән үзең килеп кенә тапшырып була. Документларны кабул итеп, 7 көн узгач, мәктәп администрациясе баланы исемлеккә кертергә тиеш. Баланы мәктәпкә кабул итүдән баш тарту урын беткән очракта гына булырга мөмкин.

Хәзер баланы теркәлгән яшәү урыны (прописка) буенча гына мәктәпкә урнаштырып булу дигән чикләү юк. Бала абыйсы яки апасы укыган мәктәптә уку мөмкинлегенә өстенлекле рәвештә ия була. Бу искәрмә бер гаиләдә яшәүче туганнарга кагыла. Ләкин буш урын булмаса, баланы ул мәктәпкә беренче сыйныфка кабул итмәскә дә мөмкиннәр.

Яңа федераль дәүләт белем бирү стандартлары (ФГОС)

2020 елда яңа стандартлар кертеләчәк. Алар Россиядәге мәктәп белем бирү системасын билгели. Яңа ФГОС укучының ничәнче сыйныфта нинди белем минимумын белергә тиешлеген билгели. Мисал өчен, технология дәресендә инде башлангыч сыйныфта ук роботларны җыярга, программалаштырырга, график һәм мультимедиа редакторлары белән эшләргә өйрәнәчәкләр. Рус теле дәресләрендә башлангыч сыйныф укучылары 80 сүзгә кадәр булган кадәр диктант язачак. Кагыйдәләрдән тыш, аларны хат яки белдерү, открытка язарга өйрәтәчәкләр. Әдәбият дәресләрендә  әкият-хикәяләр уйлап табачаклар. Башлангыч сыйныфны тәмамлаганда, укучы саный, миллионга кадәр саннарны чагыштырып, шулай ук 100 эчендәге саннарны куша һәм ала белергә тиеш. Моннан тыш, аңа таблица һәм диаграммалардагы мәгълүматны куллана алу да зарур.

Өлкән сыйныф укучыларына рус теле дәресендә эшлекле кәгазьләрне (гариза, инструкция, аңлатма язуы, автобиография), шулай ук, 250 сүздән дә ким булмаган инша язарга да өйрәтәчәкләр. Җәмгыять белеме дәресендә массакүләм мәгълүмат чараларындагы язмалардан сәяси, хокукый, социологик мәгълүмат таба һәм аларны аерып ала беләчәкләр. Киләчәктә эшкә кабул итү өчен резюме язарга да өйрәнәчәкләр. Информатика дәресләрендә исә мәгълүматны компьютер вирусларыннан саклый алачаклар, шулай ук программалаштыру телләренең берсендә (Школьный алгоритмический язык, Pascal, Python, Java, C, C#, C++) программалар ясый алачаклар. Тормыш иминлеге дәресләрендә (ОБЖ) укучылар буллинг, интернеттагы мошенниклык һәм терроризм турында күбрәк беләчәк.

Мәктәп дәреслекләрен тикшерү

Россиянең Мәгариф министрлыгы һәр 5 ел саен экспертиза уздырачак. Аның дәвамында дәреслекләрдә Россиягә, аның хакимиятенә, төп диннәренә тискәре караш булган һәм көч куллану, рәхимсезлек, балаларны асоциаль әйберләргә өйрәткән, гаилә кыйммәтләрен боза торган, моны хуплаган мәгълүматны тикшерәчәкләр. Әгәр кагыйдәләрне бозу булса, китап авторлары рецензент белән бергә җавап тотачак.

Укучылар өчен яңа мәсьәләләр

«Россия электрон мәктәбе» платформасында PISA (Programme for International Student Assessment) методикасы буенча эшләнелгән яңа мәсьәләләр пәйда булачак. PISA – уку казанышларын бәяли торган эре халыкара программа. РЭШ платформасында кызыклы интерактив, үз белемнәреңне практикада куллану мөмкинлеген биргән мәсьәләләрнең чишелешләрен тәкъдим итәчәкләр.

Бишкатлы мәктәпләр төзү

2020 елдан башлап, мәктәпләрне бишкатлы итеп төзәргә рөхсәт бирәчәкләр. Дүртенче һәм бишенче катларда бары тик 8-11 сыйныф укучыларына укырга рөхсәт итәчәкләр. Һәм аларның саны укучыларның гомуми санының 25 процентын тәшкил итәргә тиеш. Спорт һәм актлар залы беренче һәм икенче катларда урнашачак.

Мәктәп формасының яңа стандартлары

2020 елда мәктәп формасының милли стандартларын булдырырга телиләр. Укучыларның киеменә булган яңа таләпләр синтетик эчлек аркасындагы “скафандр эффекты”ннан арынырга мөмкинлек бирәчәк.

БДИ

2020 елда кайбер төбәкләрдә БДИ тапшырачак укучыларның йөзен ачыклый торган нейрочелтәр кулланачаклар. Бу имтихан тапшыручылар арасында ялган паспорт белән килүчеләрне ачыклау өчен кирәк. Әгәр андыйлар табыла калса, моның турында имтихандагы күзәтүчегә сигнал бирелә.

Шулай ук БДИның расписаниесе дә үзгәрәчәк. Элек имтиханнарның беренче көнендә ике имтихан булса, хәзер – өчәү. Җәмгыять белеме имтиханы көнне хәзер химиядән дә БДИ булачак. Шулай ук физика, тарих, география, рус һәм кытай телләре буенча имтиханнардан да үзгәрешләр бар.

ТДИ

Укучылар, гадәти биремнәрдән тыш, практик өлешне башкарырга да тиеш булачак. Алардан тарихтан картаны укый белү, химиядән реаль эксперимент уздыру таләп ителәчәк.

ВПР

Бөтенроссия контроль эшләре мәктәпләрдә төрле вакытта узачак. 4нче сыйныфларда ул рус теленнән 30 март – 3 апрель, 6-10 апрельдә узачак. 5нче сыйныфлар өчен шушы ук вакытка биология һәм тарихны куярга мөмкиннәр. 2020 елда ВПР 8нче сыйныф укучыларына да кертеләчәк. Һәр мәктәпнең үзенең шәхси бирем комплектлары булачак.

«Вузларга онлайн керү» суперсервисы

2020 елда Россиянең Дәүләт хезмәтләре порталында “Вузларга онлайн керү” сервисы эшли башларга тиеш. Аның ярдәмендә вузларны һәм алардагы программаларны табарга, чагыштырырга мөмкин булачак. Чыгарылыш сыйныф укучылары үз шансларын бәяләп, документларны электрон рәвештә тапшыра алачак. Шушы хезмәт ярдәмендә документларны рәсмиләштерү һәм вуздан хәбәр алу 2-3 көн түгел, 1 сәгатькә калырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев