БАЛЛЫ РИЗЫКЛАРГА БӘЯ АРТАЧАК?!

Баллы ризыкларга, төрле тәм-томнарга бәя артуы турында россиялеләргә Мәскәү сәнәгать-җитештерү үзәге палатасы хәбәр итә. Бәя артуның сәбәбе - пальма мае.

Бәяләр якынча 5-7%ка киләсе ярты елда артачак. Сәбәбе пальма маена льготалы 10 % НДС урынына, 20 % НДС билгеләнүе белән бәйле. Дәүләт Думасы мондый карарны болай гына кабул итмәгән: пальма мае кулланылган азак-төлекнең артык начар сыйфатта булуына бәйле ризасызлар арткан. Ә пальма мае, белүбезчә, бик күп баллы ризыкларны җитештерүдә кулланыла. Дәүләт Думасы пальма маена НДСны арттыру аша, әлеге чимал кулланылган азык-төлекнең кибет киштәләрендә кимүенә өметләнә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
Шәп укыла
  • 15 апрель 2021 - 15:45
    ЧӘЙГӘ ТОРТ ПЕШЕРӘБЕЗ Чәй эчәргә әйбер бетеп киттеме? Әйдә үзебез пешерәбез!
    681
    0
    0
  • 10 апрель 2021 - 10:33
    ШАМПИНЬОНЛЫ КАРАБОДАЙ. РЕЦЕПТ Дөрес тукланучылар өчен бик тәмле һәм җиңел рецепт. 20 минут эчендә әзер дә була.
    541
    0
    0
  • 1 май 2021 - 14:19
    «БЕЗНЕҢ ӨЙДӘ ГЕЛ ЭШЛӘП ТОРЫРГА КИРӘК...» «Безнең өйдә шундый кагыйдә бар: син гел нәрсә дә булса эшләп торырга тиеш. Идән ю, өстәл җыештыр, гөлләргә су сип, кер төр, тик утырма гына... Берәр фильм карый яки китап укый башласам: «Эшең беттемени?» – дип килеп җитәләр. Минем ял итәсем, вакытны үзем теләгәнчә уздырасым килә. Әниләргә шуны аңлата алмыйм...»
    334
    0
    0

Блоглар