Логотип Идель
Белми калма

"Балаларны этеп-төртеп, олылар чыгу юлына ашыкты..."

Кемеровода кичә булган хәлләр әле дә "җибәрми". Олы кешеме, балалармы - һәркемнең вакытсыз өзелгән тормышын кызганып, үзәк өзелә. Ял көнендә балалары белән сәүдә йортында күңел ачкан гаиләләрнең, сыйныфлары белән кино карарга барган укучыларның үлеменә китергән янгынны кичә фаҗига дип атасак, бүген инде катастрофа дияргә була.

Кичә Кемерово шәһәренең "Зимняя вишня" сәүдә йортының януы башта беркемне дә әллә ни кызыксындырмады. Бераздан түбә һәм бер этажның җимерелүе инде куркыта төште сыман. Үлүчеләр булмый калмавы көн кебек ачык иде. Ләкин фаҗиганең мондый югалтулар китерүен берәү дә күз алдына китерә алмады.

Тыныч кына кино карап утырганнарга ишекне ачып, "Пожар, пожар!", дип кычкыргач та әле,  торып чыгарга ашыгучылар күп булмый. Сеансны туктатмыйлар, кинозалда утны кабызмыйлар, сигнализация тавыш бирми. Башка залдагылар, киреченчә, дәррәү торып, чыгу юлына таба бара башлагач, беренче тар ишеккә этеш-төртеш башлана, ә икенче ишекнең бикле булуы беленә.

Сәүдә йортының аллеяларына сибелеп чыккан халык төтен күрә, зәһәр ис сизә. Кайберәүләр әйтүенчә, бу вакытта кечкенә балалар уйнаган уен бүлмәләрен инде кара төтен урап алган була, анда берни дә күрерлек түгел. Курыкмыйча лифтта төшүчеләр дә аз булмый, гәрчә, янгын вакытында болай эшләү катгый тыела!



Куркудан кычкырган һәм елаган балалар бихисап иде, дип яза үзе дә ике улы белән кинога килгән бер ханым. "Шаккаттым, - ди ул, - олылар шул балаларны этеп-төртеп чыгу юлына чабыштылар. Шул халык агымында бер бала егылды. Әгәр шунда бер ир-ат каты тавыш белән "Тыныч кына атлагыз! Барыбыз да чыгабыз моннан! Борчылмагыз!" дип кычкырмаса, егылганнарны таптап та, изеп тә китәрләр иде". Шуннан соң чыгу юлына ашыгучылар паникага бирелгәннәргә, егылганнарга ярдәм итеп, атлауларын тыныч кына дәвам иткән.

Гади халыкның паникага бирелүе аңлаша, ә менә шушы сәүдә йортына килүчеләрнең куркынычсызлыгын кайгыртырга тиеш булган хезмәткәрләр үзләре дә - администраторлар, сакчылар - ни эшләргә белмичә торган. Халыкның кинозалдан чыгып та, сәүдә комплексыннан чыгалмыйча аптырап йөрүләре шул хакта сөйли. Күрәсең, аларның бурычларына бары 3D күзлекләрен урлап чыкмасыннар өчен, ишекләрне бикләп тоту гына кергәндер. Билгеле, бу ачы шаярту гына. Губернаторның урынбасары да "иң төп сорау - ник чыгу юллары ябык, эвакуация ишекләренең бикле булуын ачыклау", ди. Бер эвакуацияле чыгу янында 7 бала үле килеш табыла! Үзләрен янгын сүндерүчеләрнең туганнары дип атаучылар мәгълүматларына караганда,  шыгрым тулган бер кинозалдагылар, чыга алмыйча, тулысы белән тончыгып үлгән!

Коткаручыларның фаҗига урынында эшләүләренә икенче көн китте. Әлегә үлүчеләрнең һәм зыян күрүчеләрнең төгәл саны билгеле түгел. Әмма янгыннан сәүдә йорты күргән зыян суммасы -  4 миллиард сум - төгәл билгеле.

Күп кенә зыян күрүчеләр - шифаханәдә. Алар арасында бөтен гаиләсен - әтисен, әнисен һәм кечкенә сеңлесен мәңгегә югалткан малай да бар. Аны әтисе, коткарам дип, үзе тәрәзәдән ташлаган, диләр. Ләкин малайның җәрәхәтләре бик җитди, аны ясалма комага кертергә мәҗбүр булганнар. Үлүчеләр арасында булган 11 яшьлек кызның үзенең туганы икәнен Кемерово өлкәсенең губернаторы Аман Тулеев та раслады.



Кызыл Хач хезмәте янгында зыян күрүчеләргә акча җыя. Шәһәр халкы чират торып кан тапшыра. Россиянең төрле төбәкләрендә яшәүчеләр Кемерово халкының кайгысын уртаклаша. Якын арада Россиядә матәм көне игълан ителәчәк, төгәл көне коткару эшләре тәмамлангач билгеләнәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев