Логотип Идель
Белми калма

«БАЛАЛАР STANDUP АКАДЕМИЯСЕ»НӘ ГАРИЗА БИРҮ КАМПАНИЯСЕ БАШЛАНДЫ

«Балалар StandUp академиясе» иҗади проектында катнашу өчен гариза бирү кампаниясе башланды. Аның аша Яр Чаллыда беренче яшь стендаперлар җәмгыяте төзеләчәк. Катнашуга 14-17 яшьлек яшүсмерләрне чакыралар.

Очрашулар һәм остаханәләр вакытында балалар актерлык осталыгы һәм ораторлык сәнгате үзенчәлекләре белән җентекләп танышачаклар, шулай ук сәхнәдә үз стендаплары белән чыгыш ясый алачаклар.

Остаханәләрне чакырылган спикерлар, Stand-Up клублары резидентлары һәм ораторлык һәм сәхнә осталыгы буенча тренерлар үткәрәчәк. Проектның финалы буларак бу елның мартында Яр Чаллыда беренче яшьләр стендап-фестивале узачак. Катнашучыларга гаризаны биредә тутырып калдырырга кирәк.

«StandUp Балалар академиясе» проекты Чаллы шәһәре Мэры стипендиаты Эдуард Бушуров тарафыннан Росмолодежь ярдәме белән гамәлгә ашырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев