Логотип Идель
Белми калма

БАЛАЛАР КЫШ БАБАЙДАН НИЛӘР СОРЫЙ?

Кыш Бабайдан балалар (һәм олылар да) ниләр соравы билгеле булды. Бу турыда Кыш Бабайның пресс-хезмәте хәбәр итә. 

Балаларның күпчелеге якыннарының сау-сәламәт булуын сорап яза икән. Шулай ук, иң еш сорый торган әйберләр арасында телефон, курчак, машиналар да бар.

Иң гадәти булмаган хатларның берсе Владимирск өлкәсендә яшәүче Лиза исемле кыздан килеп төшкән. Кыз табигатьнең киләчәге, төгәлрәге елгаларның кибүенә борчыла икән. Ул илебездә кибеп баручы елгаларның янә су белән тулуын сорый, ә үз чиратында, табигатьне сакларга сүз бирә. 

1нче ноябрьгә кадәр Кыш Бабайга инде 3,6 миллион хат килгән. Аны язучылар арасында балалар да, олылар да шактый икән.

Шулай ук, Кыш Бабай резиденциясендә дөрес итеп хат язу серләрен дә билгеләп үтәләр. Хатны "мин... телим", "миңа... кирәк" ише сүзләр белән башлау дөрес түгел. Иң башта хатның кемгә юнәлүен (Кыш Бабайга) язарга һәм аны сәламләргә кирәк. 

Сәламләүдән соң, бераз булса да үзең турында сөйләп үтү мөһим: кайдан сез, ниләр белән кызыксынасыз, бу елыгыз ничек узды... Менә шуннан соң үзегезнең теләк-хыялларыгыз белән дә бүлешергә була. Иң азакта Кыш Бабай белән саубуллашырга, хатның язылу вакытын билгеләп үтәргә дә онытмагыз. Шулай ук хатка шигырь яки рәсем дә беркетергә була. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев

2
X