Логотип Идель
Белми калма

Бәдрәфтәге кул киптергече колакка зыянлы?

Бәдрәфтә кул юганнан соң кулны киптергеч астына кую – гадәти хәл. Тик бу язманы укыганнан соң кулны йә коры салфеткага сөртә, йә бөтенләй киптермичә генә китә башларсың, мөгаен.

Канаданың 13 яшьлек укучысы Нора Киган бәдрәфтәге кул киптергечләренең балалар колагына зыянлы булуын дәлилләгән. Бу уңайдан кыз фәнни эш тә башкарган. Ул хәтта Канаданың медицина юнәлешендәге танылган журналында басылган. Моның турында New York Post басмасы язган.

Киптергечтән килгән тавыш белән балаларның ишетү сәләте арасында бәйлелекне дүрт ел тикшергән Нора. Әлеге проблема белән кызыксынып киткәндә, аңа 9 яшь була. Кызның, бәдрәф киптергеченә кулын куйганнан соң, колагы шаулый башлаган. Киптергеч янындагы башка балаларны да күзәткән. Аларның кайберләре йә шушы автоматтан файдаланудан баш тарткан, йә колакларын куллары белән томалый торган булган.

Шулай итеп, укучы кыз Альберт провинциясендәге бәдрәфләрдә тавыш дәрәҗәсен тикшерә башлаган. Моның өчен профессиональ децибелметр кулланып, аны киптергечләргә юнәлткән. Нәтиҗәдә, Нора 40ка якын бәдрәфне тикшергән. Мәктәп укучысы бу тавыштан, беренче чиратта, балалар интеккәнен дәлилләргә теләгән. Олылар белән чагыштырганда, буйлары кечкенә булу сәбәпле, сабыйлар бу тавышка аеруча якын икән.

Кызның күзәтүләре шуны күрсәткән: Xlerator и Dyson Airblade дигән киптергеч модельләре иң тавышлысы булган. Аларның барысының да тавыш дәрәҗәсе децибелы – 100дән югары. Ә Канаданың сәламәтлек саклау министрлыгында 100дән күбрәк децибеллы балалар уенчыгы һәм техника сату тыелган. Dyson Airblade кул киптергечендә бу сан 121 децибелга җиткән булган.


Алинә МИННЕВӘЛИЕВА әзерләде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев